Нократ

Халык шаккатты: Гөлсирин Абдуллина егете белән таныштырды (ФОТО)

Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина күптән түгел бер егет белән фото куеп: "Бик күпләр: "Кайчан кияүгә чыгасың?" - дип сорыйлар. Җавапны бары тик ул белә", - дип язган. Егет - рус эстрадасы йолдызы, Алексеев псевдонимы астында җырлаучы - Никита Алексеев. "Шундый җырчы сандугачыбызны башка милләт кешесенә бирмибез", "Тапкансың инде", "Гөлсирин, йөрәгең...

Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина күптән түгел бер егет белән фото куеп: "Бик күпләр: "Кайчан кияүгә чыгасың?" - дип сорыйлар. Җавапны бары тик ул белә", - дип язган. Егет - рус эстрадасы йолдызы, Алексеев псевдонимы астында җырлаучы - Никита Алексеев.

"Шундый җырчы сандугачыбызны башка милләт кешесенә бирмибез", "Тапкансың инде", "Гөлсирин, йөрәгең кушканча ярат. Бәхетләр сиңа!" дип җырчы кызга киңәш бирүчеләр дә табылды.
Акчарлакның "Чын кияүме?" дигән соравына Гөлсирин: "Юк инде. Алексеевның иҗатын яратам мин. Концертына барып үземә эмоция алып кайттыйм әле, шунда фотога да төштем", - дип аңлаткан.

"Рус милләтеннән булган егетне үзеңә яр итеп сайлар идеңме?" диюенә дә кыз: "Юк. Чөнки мин әби-бабаем тәрбиясендә, догалар өйрәнеп үскән мөселман кызы", - дип җавап кайтарган.

источник:http://matbugat.ru

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: