Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Хаҗга барырга теләүче мамадышлылар өчен мөһим мәгълүмат

Бүген безнең редакциябезгә Федераль миграция хезмәтенең Мамадыш районы буенча бүлегеннән шалтыраттылар. Аларның искәртүенчә, быелдан хаҗга барырга теләүчеләрнең 10 елга бирелгән яңа үрнәктәге электрон чиплы чит ил паспортлары булу мәҗбүри икән. Исегезгә төшерәбез, элек хаҗга бару өчен 5 елга бирелгән чит ил паспортлары да ярады. 2015 елдан россиялеләргә электрон паспорт бирелә...

Бүген безнең редакциябезгә Федераль миграция хезмәтенең Мамадыш районы буенча бүлегеннән шалтыраттылар. Аларның искәртүенчә, быелдан хаҗга барырга теләүчеләрнең 10 елга бирелгән яңа үрнәктәге электрон чиплы чит ил паспортлары булу мәҗбүри икән. Исегезгә төшерәбез, элек хаҗга бару өчен 5 елга бирелгән чит ил паспортлары да ярады.

2015 елдан россиялеләргә электрон паспорт бирелә башлый, дип хәбәр иткәннәр иде элегрәк мәгълүмат чаралары. Анда фотосурәт, исем, фамилия, әтисенең исеме, адрес, иминиятләштерү, ИНН номеры, электрон имза, бармак эзләре сакланачак.

Пилот режимда кайбер төбәкләрдә гамәлгә ашырыла башлаган, күп чыгымнар таләп итүче бу яңалык Татарстанга әле кагылмый. Шулай да, 2018 елга россиялеләрнең күбесе электрон паспортка күчәр дип көтелә.

"Ә чит ил паспортларын хәзер бары тик яңа үрнәктә генә ясаталар, - ди Федераль миграция хезмәте вәкилләре. - 10 елга бирелүче биометрик паспортлар гамәлдә. Бары тик аерым очракларда гына 5 елга бирелүче иске төр чит ил паспортын ясауга алыналар".

Биометрик чит ил паспортларының эчендә микрочип урнаштырылган. Паспорт хуҗасы турындагы барлык мәгълүмат шунда саклана. Документ югала калса, башка кеше аны явыз максатларда файдалана алмый. Чипка бармак эзләрен кертү паспортны тагын да ышанычлы итә, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев