Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Кемгә бәхет елмайды

Почта элемтәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, без дә үз бүләкләребезне тапшырдык. Һәр ярты ел саен аларга район газетабызга иң күп подписка оештырган хат ташучылар лаек була. 2016нчы елның икенче яртыеллыгына подписка команиясенә йомгак ясап, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин районыбызда чыга торган "Нократ" һәм "Вятка" газеталарына язылучылар...

Почта элемтәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, без дә үз бүләкләребезне тапшырдык. Һәр ярты ел саен аларга район газетабызга иң күп подписка оештырган хат ташучылар лаек була.

2016нчы елның икенче яртыеллыгына подписка команиясенә йомгак ясап, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин районыбызда чыга торган "Нократ" һәм "Вятка" газеталарына язылучылар санының узган елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда артуын билгеләп үтте. Бу уңышларыбызда без хат ташучылар алдында да бурычлы. Алар газеталарыбызны укучыларга вакытында илтеп җиткерүчеләр генә түгел, аңа язылуны оештыручылар да. Икенче яртыеллыкта "Нократ" һәм "Вятка" газеталарына иң күп подписка оештыручылар булып Мамадыш шәһәреннән Рәшидә Спиридонова белән Көек Ерыкса авылыннан Нәзирә Хаффазова танылдылар. Рәшидә үзе хезмәт күрсәтә торган 398 хуҗалыкның 175 енә, Нәзирә 170 хуҗалыкның 101енә район газеталарын яздырган. Икенче урында шәһәрдән Гөлгенә Гарипова белән Түбән Ушмадан Гөлсинә Вахитова. Шәһәрдән Ләйлә Вәлиуллина белән Дүсмәттән Анастасия Филиппова өченче урынга чыктылар. Аларга истәлекле бүләкләребез тапшырылды. Мамадыш почтамты начальнигы Фаяз Габдрахманов белән матбугатка язылуны оештыру буенча белгеч Мөсфирә Мөбәракшина да бүләкләребезгә лаек булдылар.

Район газетабызга язылырга өлгермәүчеләр подписканы август аеннан рәсмиләштерә алалар. Шулай ук киләсе елның беренче яртыеллыгына да газеталарыбызга язылу башланды. Хәзергә аңа 30 сумга кимрәк бәядән - 603 сумнан язылырга була. Укучыларыбыз бу мөмкинлекне кулларыннан ычкындырмасыннар иде. Подписка компаниясе башлангач, бәяләр тагын артырга мөмкин.

ҺӘРКЕМГӘ УЛ ҮЗ КЕШЕ

Урта мәктәпне тәмамлагач, Нәзирә Яр Чаллы шәһәренә китеп, кулинарлар хәзерли торган училещега укырга керә һәм пешекче-кондитер белгечлеге алып чыгып, балалар бакчасында эшли башлый. Әмма галиҗәнап язмыш үзенчә хәл итә. Авылдашы Мирзага кияүгә чыгып, яңадан туган авылына әйләнеп кайта. Биредә дә һөнәре буенча, хуҗалык ашханәсендә пешекче булып эшли башлый. Моннан унбер ел элек аның тормышында тагын бер тамырдан үзгәреш була, Күршеләре, Көек Ерыкса почта бүлекчәсе начальнигы Фәридә Вәрисова: "Нәзирә, бер хат ташучыбыз пенсиягә чыга. Әйдә аның урынына хат ташучы булып күч әле безгә",-дип керә. 2005нче елның гыйнвареннан Көек Ерыкса авылы буенча хат ташучы булып эшли Нәзирә Хаффазова.

-Газеталарыбызга ничек болай күп яздыруга ирешәсең?-дигән соравыбызга:

-Үзең дә яхшы. Сүзеңне тыңлап язылабыз, диләр әбиләр, - дип, елмаеп җавап бирде ул. Үзе дә газета-журналлар укырга ярата икән. Ай саен 14-15 мең сумлык товар да сата әле. Әбиләрнең өйләренә чәйләрне, майларны, конфетларны үзе күтәреп илтә ул. Алардан утка, газга, суга түләүләрне дә үзе кабул итеп ала.

Авылларында иң күп газетав-журналларга язылучылар дип, Фәридә Вәрисәва белән мәгариф хезмәткәре Ләйсән Фәләхиеваларны атады ул. Исәбе: киләсе подпискаларда да алдынгылыкны бирмәү.

Рәсемдә: Нәзирә Хаффазова һәм Рәшидә Спиридонова (сулдан уңга).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250