Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев үз җәзасын алган

Татарстанның Тукай районында яшәүче 43 яшьлек Илфак Галиев узган елның 11 нче октябрендә укучы кызларга һәм балигъ булмаган студент кызга һөҗүм итүдә гаепле табылган. Суд Галиевка 4 ел төрмә һәм 18 ел кырыс режимдагы колониядә утыру җәзасын билгеләгән. Шулай ук, суд карары буенча, Галиев зыян күрүчеләрнең берсенә 1 млн сум...

Татарстанның Тукай районында яшәүче 43 яшьлек Илфак Галиев узган елның 11 нче октябрендә укучы кызларга һәм балигъ булмаган студент кызга һөҗүм итүдә гаепле табылган. Суд Галиевка 4 ел төрмә һәм 18 ел кырыс режимдагы колониядә утыру җәзасын билгеләгән. Шулай ук, суд карары буенча, Галиев зыян күрүчеләрнең берсенә 1 млн сум акча түләргә тиеш.

Галиев берничә маддә буенча гаепле дип табылган. Бу балигъ булмаган кызга, көч кулланып, сексуаль характердагы башка гамәлләр кылырга омтылу, 14 яше тулмаган затка карата көч кулланып, сексуаль характердагы башка гамәлләр кылу, кечкенә яшьтәге кешегә, алдан уйлап, сәламәтлегенә авыр зыян китерү кебек маддәләр.

Тикшерү версиясе буенча, исерек хәлдә Галиев подъездда бер укучы кыз баланы мәсхәрәләргә омтылган. Икенчесенә фатир ишеген ачкан вакытта ташлана - ул аны фатирга төртеп кертеп мыскыллый. Өченче корбаны - студент кызны ул урамда күреп ала һәм арттан һөҗүм итә. Әмма кыз каршылык күрсәтеп, узып баручыларның игътибарын җәлеп итә. Судта Галиев үз гаебен өлешчә таныган.

источник: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев