Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов: “Әниемнең токмачлы ашларын сагынып кайтам“

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 110 сезонның беренче премьерасы - Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча "Галиябану" спектакле иде. Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән "Галиябану" Камал театры тарихында әсәрнең 10нчы куелышы икән. Соңгы тапкыр ул сәхнәдә 24 ел элек уйналган. Төп геройларның берсе булган Хәлил ролен якташыбыз Фәннүр Мөхәммәтҗанов башкара. Фәннүр Мамадыш районының...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 110 сезонның беренче премьерасы - Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча "Галиябану" спектакле иде. Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән "Галиябану" Камал театры тарихында әсәрнең 10нчы куелышы икән. Соңгы тапкыр ул сәхнәдә 24 ел элек уйналган. Төп геройларның берсе булган Хәлил ролен якташыбыз Фәннүр Мөхәммәтҗанов башкара.

Фәннүр Мамадыш районының Урта Кирмән авылы егете. Сәнгатькә гашыйк гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Әтисе Фәнис абый хакында эчтән генә гел көйләп йөри иде, дип сөйлиләр. Әбисе Хәлимә апа мөнәҗәтләр яза, буш вакытларында пьесалар укырга ярата икән. Бабасының энесе - оста гармунчы. "Әти ягыннан артистлык галәмәте булган һәм ул иҗат күзәнәкләре миндә үрчеп киткәндер инде",- ди Фәннүр.

6 нчы сыйныфта укыганда Тукайның «Шүрәле»сен тулысынча укытучы кушмаган килеш үзлегеннән ятлый ул. Мәктәптә укыганда Казанга килеп шигырь бәйгеләрендә катнаша. "Әнә шул шигырь, әдәби әсәрләр яратуым нәтиҗәсендә сәнгатькә тартылганмын инде",- ди үзе.

Театр училищесын тәмамлаганнан соң, Татарстанның төп сәхнәсе булган Камалда эшли башлый ул. Бу аның әлеге коллектив составында дүртенче сезоны.

Шушы вакыт эчендә якташыбыз «Банкрот», «Мәхәббәт FM», «Хуҗа Насретдин», «Авыл эте Акбай», «Ричард III» спектакльләрендә уйнарга өлгерде. Яшь артистка бу сезонда тагын бәхет елмайды. Режиссер Илгиз Зәйни аңа «Галиябану» спектаклендә Хәлил ролен тапшыра.

Агымдагы айда Камал театры сәхнәсендә зур аншлаг белән әсәрнең премьералары узды. Без дә дуслар белән Фәннүрнең чыгышын карап кайтырга булдык. Шәхсән минем өчен "Галиябану" бик таныш булса да, залда утырганда үземне яңа спектакльдә кебек хис иттем. Аеруча якташыбыз хакында: "Афәрин!"- дип әйтәсе килә. Бу аның беренче зур роле булуга карамастан, ул үзенә алган җаваплылыкны "+5" билгесенә тапшырды. Азактан барлык тамашачы да артистларны басып алкышлый. Без уңайлы мизгелне көтеп алдык та, Фәннүрне сәхнәгә менеп тәбрикләдек, истәлеккә фотога төштек. Бераз соңрак әңгәмә корып алырга да җай чыкты.

-Фәннүр, Хәлил роле сиңа ничек эләкте?

-Апрель ае иде бу. Без дуслар белән боз сараенда хоккей уены карыйбыз. Шул чагында режиссер Илгиз Зәйниев шалтыратты. "Фәннүр, син җырлый беләсең бит, име?",- ди. "Минем җырларга осталык ул кадәр түгел инде Илгиз абый. Нәрсәгә соң ул?"- дип сорадым. "Ярар, иртәгә сөйләшеп бетерербез",- диде дә, саубуллаштык. Икенче көнне эшкә килүгә: "Менә сиңа Хәлил роле",- дип каршы алды. Башта ышанмыйча тордым. "Ялгышмыйсызмы соң миңа андый зур роль биреп?"- дип тә сорадым әле... Шуннан репетицияләр башланып китте.

-Спектакльнең буеннан-буена диярлек сиңа җырларга, гармунда уйнарга туры килде?

-Җырларга өйрәнер өчен бер айга якын Айгөл Хәйридә дәресләр алдым. Гармунда уйнау осталыгын да шомарттым.

-Галиябану ролендәге Гүзәл исемле кыз синең сөйгән ярыңмы әллә?

-Юк. Гүзәл белән минем арада бары тик эшлекле мөнәсәбәтләр генә. Аннан соң, ул кияүдә дә әле. Сөйгән кызым бар. Ул театр өлкәсендә эшләми. Әмма иң мөһиме- барын да аңлый, ярдәм итеп тора. Артистларга сәхнәдә партнеры белән кочаклашырга да, үбешергә дә туры килә бит... Сәхнә мәхәббәте гел икенче ул. Уйнавы да авыр. Монда тамашачыларны хисләрнең саф булуына ышандырырга кирәк.

-Залда тәҗрибәле актерлар да утыра иде. Алар үз фикерләрен белдерәме?

-Әлбәттә! Минем өчен тамашачы бәясе дә, хезмәттәшләрем әйткән теләк-тәкъдимнәр дә бик кадерле. Соңгылары профессиональ күзлектән карый. Һәр чыгыштан соң, үз эшебезне анализлыйбыз. Җитешмәгән җирләр булса, камилләштерәбез. Без уйнаганда режиссер пәрдә артында борчылып тора.

-Бер чыгыш белән икенчесе арасында аерма бармы соң?

-Аерма хәтта бик зур дип әйтер идем мин. Үзеңә ышаныч та арта. Сәхнәдә иркенрәк йөри башлыйсың. Ә менә уйнаган чагында халыкка карамаска тырышам. Каушап төшәрмен кебек. Безне уртача 800-900 кеше күзәтә бит.

-Театр төннәрен төшләреңә кереп йөдәтмиме?

-Кайтып яткач тиз генә йоклап та китеп булмый әле. Дуслар белән спектакль, аның барышында искәртелгән кызык хәлләр турында сөйләшәбез. Төнге сәгать берләр, икеләр тула. Иртән унда торам. Шушы режимга ияләнеп беттем инде. Авылга кайткач, йокыдан уянулары бер газап.

-Авылга еш кайтасыңмы?

-Сезон башлангач, без атнага бер генә көн- дүшәмбе ял итәбез. Шуңа да, еш кайтып булмый инде. Соңгы тапкыр август аенда кайтып килгән идем. Туган якта әнием мине тавык ите белән токмачлы аш пешереп көтеп тора. Токмачлы аш яратам мин! Аннары якыннарым белән театр хакында сөйләшеп алабыз. Бишенче сыйныфта укучы энем Сәйдәшнең генә сәнгатькә исе китми. Әллә бар аңа спектакльләр, әллә юк. Ә зур энем Фәнил кызыксына. Дуслары белән премьераларга да киләләр.

-Уйнарга кызыга торган рольләрең бармы?

-Мольер әсәрләрендә уйнап карыйсы килә. Ә бераз олыгайгач, үземне Әлмәндәр карт образында сынар идем.

-Хәлил синең ничәнче ролең инде?

-Күмәк күренешләрдә уйнавымны да санасаң, дистәгә тула бугай. Әле ноябрь аенда тагын бер премьерада баш рольне уйнаячакмын. Ул И.Зәйниев пьесасы буенча куелган "Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектакле. Рольләрне алуга иң элек әнигә шалтыратам. Шатлыгымны аның белән уртаклашам. Ул сөенеченнән елап җибәрә.

Илнур Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев