Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Иртәгә Мамадышта Мәүлид бәйрәме узачак

Иртәгә, 5нче гыйнвар көнне Мамадыш шәһәрендә Мәүлид бәйрәме үткәреләчәк. Бу хакта имам-мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев хәбәр итте. Мәүлид бәйрәме быел да район мәдәният йорты бинасында уза. Чара иртәнге 9:00 сәгатьтә башланачак. "Район халкын, шулай ук бәйрәмебездә катнашырга теләгән һәркемне күркәм чарага көтеп калабыз. Мәүлид бәйрәме ул Пәйгамбәребезне (Аллаһның рәхмәте вә...

Иртәгә, 5нче гыйнвар көнне Мамадыш шәһәрендә Мәүлид бәйрәме үткәреләчәк. Бу хакта имам-мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев хәбәр итте. Мәүлид бәйрәме быел да район мәдәният йорты бинасында уза. Чара иртәнге 9:00 сәгатьтә башланачак.

"Район халкын, шулай ук бәйрәмебездә катнашырга теләгән һәркемне күркәм чарага көтеп калабыз. Мәүлид бәйрәме ул Пәйгамбәребезне (Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) олылаудан, аңар багышлап салаватлар әйтүдән, бергәләп догалар кылудан гыйбарәт. Без дә Мәүлид уңаеннан оештырылган чарада динебез хакында вәгазьләр сөйләрбез, салаватлар әйтербез, Алла боерса", - дип хәбәр итте Илһам хәзрәт.

Күрше-тирә районнардан да дин әһелләренең килүе көтелә.

Бәйрәмнең төп өлешен "Мөнбәр" татар-дини театры коллективы үткәрәчәк. "Мөнбәр" җөмһүриятебездә генә түгел, ә аннан читтә дә танылып бара. Аның оештыручысы якташыбыз, автор-башкаручы Ильяс Халиковның (Рәсәй ислам институты мөгаллиме) әйтүенчә, театр соңгы вакытта гына да Оренбургта, Актанышта, Буада, Кукмарада, Сабада, Балтачта чыгыш ясаган.

"Мөнбәр" татар-дини театры коллективының "Аклыкка илтсен юллар-2"концерт программасы белән танышасыгыз, Мәүлид бәйрәмендә катнашасыгыз килә икән, иртәгә, 5нче гыйнвар көнне, 09.00 сәгатьтә, район мәдәният йортына рәхим итегез. Керү бушлай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев