Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Инвалид бала тәрбияләүче Мамадыш гаиләләре хәйрия ашына җыелды

"Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрне хәйрия ашына җыйды. Ә моңа кадәр район үзәк китапханәсендә алар өчен мәдәни чара оештырылды. "Мамадышта "Ак калфак" оешканга инде дүртенче ел. Шул чордан башлап ел да инвалид бала үстерүче татар гаиләләренең күңелләрен күреп алабыз. Бүген дә 15 кә якын...

"Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрне хәйрия ашына җыйды. Ә моңа кадәр район үзәк китапханәсендә алар өчен мәдәни чара оештырылды.
"Мамадышта "Ак калфак" оешканга инде дүртенче ел. Шул чордан башлап ел да инвалид бала үстерүче татар гаиләләренең күңелләрен күреп алабыз. Бүген дә 15 кә якын гаилә чакырулы",- диде оешма җитәкчесе Розалия Ибраһимова.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова да ак калфаклыларның ниятен хуплап чыгыш ясады. "Изгелек эшлә дә суга сал - халык белер, халык белмәсә балык белер, ди халкыбыз. Шулай булса да, кылган яхшылыкларыгызның сәвабын күрергә насыйп булсын, ә биредәге гаиләләргә Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен",- дип теләде.
Китапханә хезмәткәрләре бәйрәмгә килгәннәргә рухи азык бүләк итсәләр, "Диләрә" кафесы хезмәткәрләре аларны Корбан ашы белән сөендерделәр. Табын артында дәвам иткән аралашу "Ак калфак" вокаль ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев