Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Ильяс Халиковның әтисен төрмәгә ник утыртканнар

Мәүлид аеның узган җомга кичендә район мәдәният йорты сәхнәсендә күренекле якташыбыз Ильяс Халиков үзенең "МINBAR" ("МӨНБӘР") татар-дини театры белән "Аклыкка илтсен юллар..." дип исемләнгән театральләштерелгән концертын тәкъдим итте. Әйе, без, чыннан да, аклык, пакьлек белән очраштык, калебләребез түренә үтеп керерлек нәшидләр тыңладык, исеме җисеменә туры килгән Ильясның (Хозер Ильяска ишарәләвем)...

Мәүлид аеның узган җомга кичендә район мәдәният йорты сәхнәсендә күренекле якташыбыз Ильяс Халиков үзенең "МINBAR" ("МӨНБӘР") татар-дини театры белән "Аклыкка илтсен юллар..." дип исемләнгән театральләштерелгән концертын тәкъдим итте. Әйе, без, чыннан да, аклык, пакьлек белән очраштык, калебләребез түренә үтеп керерлек нәшидләр тыңладык, исеме җисеменә туры килгән Ильясның (Хозер Ильяска ишарәләвем) ихлас гамәлләренең шаһиты булдык.

Ак яулыклы әби-апалар, аксакаллы картлар җыелган район мәдәният йортындагы үзгә тамашаны мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев ачып җибәрде, халыкны Пәйгамбәребез туган ай - Мәүлид белән котлады. Аннары без яшь буынны тәрбияле, әхлаклы итеп үстерүгә корылган, сәнгати югарылыкта эшләнгән, гаять тирән эчтәлекле дини тамаша карадык. Халиковларның гаиләсенең иҗади тандемы танылганнан-таныла бара. Нурфия иҗат иткән шигырьләр Ильяс тарафыннан нәшид итеп җырлана, алар аңа мәгънәле клиплар да төшерәләр, "МӨНБӘР" театры халыкка әйтер сүзне тагын да көчәйтә, калебләргә үтеп керә. Ильяс үзенең туган җиренең игелекле, рәхмәтле улы булуын раслаган лирик чигенешләр дә ясады: Уразбахтыга асфальт юл салдырырга булышкан район башлыгы Анатолий Ивановка - картина, моннан берничә ел элек, бернинди гөнаһсызга кулга алынган әтисен аклап, төрмәдән коткарырга булышкан хакимият башлыгы Илгизәр Ибраһимовка - Коръән, әнисенә - чәчәкләр, без - тамашачыларның һәркайсына Рәшидә Исхакыйның "Намаз" китапларын һәм чын күңелдән башкарылган җырларын бүләк итте. Сәхнәгә әзерлексез генә чакырылып чыгарылган кечкенә мамадышлыларның чатнатып Коръән сүрәләре укуын тыңладык, аларга бүләккә Ильяс абыйларының дисклары таратылды. Бергәләп дога да кылдык без бу кичтә... "Мондый тәрбияви кичәләр халыкка бик кирәк!" - дигән бердәм фикергә килдек.

Әйе, мөэмин мөселманнар шатлык килсә, шөкер итеп; кайгы күрсә, сабыр итеп, бер Аллаһы Тәгаләгә генә инәлеп, игелекләр кылып яшәвен белә. Ә 99 күркәм исеме булган Аллаһы Тәгалә: "Сез миңа бер адым атласагыз, мин Сезгә таба йөгереп килермен!" - ди. Аның сүзен халыкка ишеттерергә дип изге сәфәргә чыккан иҗади төркемгә якташлардан - хәер-фатыйха, юлларына ак җәймә!

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250