Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Илһам хәзрәт Миннегалиев: "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммиты дөньяга күзләремне ачты

Район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев "Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән дин әһелләре, журналистлар чакырылган әлеге чара, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан, шулай ук Россия...

Район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев "Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән дин әһелләре, журналистлар чакырылган әлеге чара, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан, шулай ук Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммиты кысаларында үткәрелә.

Конференциянең түгәрәк өстәлендә танылган дин галимнәре, журналистлар, аналитиклар, дин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белгечләре Россия Федерациясендә тыелган террористик оешма ДАИШка мәгълүмати каршы тору ысуллары турында фикер алышты.

Конференциянең икенче өлеше - пленар утырышта ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның, Мисыр Президентының дини эшләр буенча киңәшчесе Усама Сәйд Әл-Әзһәринең, Дәмәшкъ университеты докторы, Левант галимнәре җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Әл-Бутыйның, Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәзәк Әс-Сәгъдинең, юридик фәннәр докторы, Югары икътисад мәктәбе профессоры, Дагстан мөфтиенең беренче урынбасары Сәәдуев Мөхәммәдрәсүл, ТР МДН рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, РФ ЭЭМның эксперт советы әгъзасы Леонид Сюкияйнен, ТР Фәннәр академиясе ислам тикшерүләре үзәге директоры Ринат Патеев һәм башкаларның чыгышларын тамаша кылу мөмкин булды.

""Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммиты кысаларында кунакларга 4 секция тәкъдим ителгән иде. Мин "Мәгълүмат кырында Ислам динен яктырту мәсьәләләре" дип исемләнгәнен сайладым. Татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барылган барлык чыгышлар тәрҗемәчеләр тарафыннан тәрҗемә ителеп барды. ",- дип тәэсирләре белән уртакшлашты район мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев