Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Икенче ферма Мамадыштан калышмаска җыена

Икенче ферма сүзе кайчагында мәзәк тәэсирләр дә тудыра. Районнан читтә үзеңнең Икенче фермада туганыңны әйтсәң, бик күпләр гаҗәпкә калып: "Әниең ник больницада тапмаган?"-дип сорарга да мөмкиннәр. Ничек кенә булмасын, Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина тырышлыгы белән, әлеге бистә цивилизацияләшә бара. Электрчылар анда урамнарны яктырту өчен бишенче линия эшләүне...

Икенче ферма сүзе кайчагында мәзәк тәэсирләр дә тудыра. Районнан читтә үзеңнең Икенче фермада туганыңны әйтсәң, бик күпләр гаҗәпкә калып: "Әниең ник больницада тапмаган?"-дип сорарга да мөмкиннәр. Ничек кенә булмасын, Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина тырышлыгы белән, әлеге бистә цивилизацияләшә бара.


Электрчылар анда урамнарны яктырту өчен бишенче линия эшләүне төгәлләделәр. Барысы 1 километр 900 метр озынлыкта кабель сузылган, өстәмә рәвештә 18 яктырткыч урнаштырылган. Моңарчы алар унау гына булган. Барлык электр энергиясе хисап щиты аша уза, лампочкаларны вакыт релесе кабыза. Яктырткычлар - энергия саклаучы.

Шулай итеп, Икенче ферма да төннәрен урамнарының яктыртылуы буенча, Мамадыштан калышмаска җыена.


Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев