Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

"Мәскәү-Уфа" трассасында ике мамадышлы бәрелешкән

Чираттагы һәлакәт хакында хәбәр итәләр район ЮХИДИ идарәсеннән. Фаҗига, 3 нче сентябрь көнне, 09.30 сәгатьтә, "Мәскәү-Уфа" трассасының 967 нче чакрамында була. Уфага таба хәрәкәт итүче ГАЗ "3302" машинасы уңга борылганда, шул ук рәттән килүче ВАЗ "212114" машинасы юл бирми, нәтиҗәдә алар бәрелешә. ГАЗ "3302" машинасе руле артындагы 1992 нче елгы...

Чираттагы һәлакәт хакында хәбәр итәләр район ЮХИДИ идарәсеннән. Фаҗига, 3 нче сентябрь көнне, 09.30 сәгатьтә, "Мәскәү-Уфа" трассасының 967 нче чакрамында була.

Уфага таба хәрәкәт итүче ГАЗ "3302" машинасы уңга борылганда, шул ук рәттән килүче ВАЗ "212114" машинасы юл бирми, нәтиҗәдә алар бәрелешә. ГАЗ "3302" машинасе руле артындагы 1992 нче елгы шофер ни өчен юл бирмәгәнен анык кына аңлата алмаган. Күрмәгән,бәлки машина үзе белеп туктар, дип уйлаган, күрәсең.

Авариядә 3 кеше җитди яралана. ГАЗ "3302", ВАЗ "212114" машинасы шоферлары һәм бер пассажир район үзәк хастаханәсенә озатыла. Соңгылары күп санлы баш мие, ашказаны җәрәхәтләре ала. Мамадыш районы ЮХИДИ идарәсе инспекторы Рамил Шиһапов сүзләренә караганда, юл һәлакәте буенча материаллар судка юлланган. Гаепле затка штраф, яисә йөртү таныклыгыннан, ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Юлларда имин йөрегез!

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250