Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Гөлсирин Абдуллинаны яһүдләр белән нәрсә берләштерә

Бу көннәрдә Израильнең Ришон-ле-Ционе шәһәрендә тәүге тапкыр милли бәйрәмебез - Сабан туе узды. Моңлы сандугачыбыз, Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина ерак араларны якын итеп, милләттәшләребез белән күрешеп, аларны үзенең аһәңле җырлары белән сөендереп кайтты. - Израильгә пиар-менеджерым Айбикә Фәттахова белән бардык. Илгә килеп керү белән андагы...

Бу көннәрдә Израильнең Ришон-ле-Ционе шәһәрендә тәүге тапкыр милли бәйрәмебез - Сабан туе узды. Моңлы сандугачыбыз, Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина ерак араларны якын итеп, милләттәшләребез белән күрешеп, аларны үзенең аһәңле җырлары белән сөендереп кайтты.

- Израильгә пиар-менеджерым Айбикә Фәттахова белән бардык. Илгә килеп керү белән андагы иминлекнең көчле булуына игътибар иттек. Урамда йөргәндә дә, һәркайда хәрбиләр сакта тора. Биредәге яшьләрдә патриотлык хисләре көчле, алар мәктәпне тәмамлагач та армиягә китә икән. Израильдә кире борып кайтару очраклары еш булганга күрә, үзебезне моңа әзерләдек. Тикшерү озак дәвам итте, ләкин, Аллага шөкер, безне илгә керттеләр. Гүзәл апа һәм Йосыф абыйларда - җирле татарларда яшәдек. Алар безне кунак итте, шәһәр буйлап йөртте. Иерусалимга да кызыклы экскурсия оештырылды, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлсирин.



Икенче көнне Ришон-ле-Ционеда Сабан туе узган. Аны шунда яшәүче татарларның иҗтимагый оешмасы Россиянең яһүд конгрессы белән берлектә оештырган. "Безне бу күркәм чарага Мәскәү журналисты Радик Әмиров чакырды. Сабан туе ресторанда башланып, пляжда дәвам итте. Барлыгы 70ләп кеше катнашты, алар арасында татарлар гына түгел, руслар да, яһүдләр дә бар иде. Бәйрәм яхшы оештырылган, күңелле узды, барысы да канәгать калды, үзем дә яһүд егетләре белән биедем. Израильгә күченеп киткән татарлар гореф-гадәтләрен онытмыйлар. Татар халык җырларын, бигрәк тә салмак көйләрне яратып тыңладылар, кушылып җырладылар", - ди җырчы кыз.



Сабан туеннан соң Татарстан кунакларын яһүдләрнең җомга намазы, кичке ашы - шабатка чакырганнар. "Йосыф абыйда яһүд каны ага, шуңа да алар өчен шабат - милли гореф-гадәт. Икенче көнне без, ниһаять, Үле (Мертвое) диңгезгә бардык. Суы бик җылы, рәхәтләнеп ял иттек. Соңгы көнне үзебез белән алып кайтып китәргә дип истәлекле бүләкләр алдык. Ә инде илдән чыкканда, янә катгый тикшерү аша узарга туры килде", - диде Гөлсирин Абдуллина.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев