Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Гөлсирин Абдуллина: Мин борынымны күтәрмим

Бу көннәрдә Казахстанның Астана шәһәрендә төрки халыклар мирасын тәкъдим итүче төрек музыка фестивале узды. Анда төрле төбәкләрдән талантлы артистлар катнашты, Татарстанны исә моңлы сандугачыбыз Гөлсирин Абдуллина тәкъдим итте. Ул анда 5 көн торып кайткан. - Казахстанга үзем генә түгел, Айнур Моратов белән бардым. Фестиваль бик ошады, үзенчәлекле чара. Анда катнашуым...

Бу көннәрдә Казахстанның Астана шәһәрендә төрки халыклар мирасын тәкъдим итүче төрек музыка фестивале узды. Анда төрле төбәкләрдән талантлы артистлар катнашты, Татарстанны исә моңлы сандугачыбыз Гөлсирин Абдуллина тәкъдим итте. Ул анда 5 көн торып кайткан.


- Казахстанга үзем генә түгел, Айнур Моратов белән бардым. Фестиваль бик ошады, үзенчәлекле чара. Анда катнашуым белән бәхетлемен. Фестивальдә бары баянга гына җырладым, - дип сөйләде Гөлсирин Intertat.ru хәбәрчесенә. Әле күптән түгел генә ул авылында мәктәпне тәмамлаганга 5 ел тулу уңаеннан сыйныфташлар очрашуы оештырган. Хәзер исә җырчы яңа җырлар яздыру белән мәшгуль. Аннан соң бер атнага туган ягы - Мамадыш якларына кайтырга исәбе.


Яңа җыр дигәннән, Гөлсириннең күбесенчә халык җырларын башкаруын беләбез. Әмма күптән түгел ул заманча рухта "Татлы төшләр" дип исемләнгән җыр яздырган. "Урамда 21нче гасыр, шуңа күрә гел халык җырлары гына җырлап булмый. Заманча җырлар да башкарырга кирәк. Дөрес, мин бу җырга бик куркып кына алындым, ләкин бик матур җыр килеп чыкты", - диде ул.


Билгеле булганча, Гөлсирин быел Казанның югары уку йортында беренче курсны тәмамлады. Шулай да ул инде Казанда үзенең беренче концерты белән сөендерде. "Беренче концерт минем өчен зур имтихан булды. Ул көнне шок хәлендә идем, хис-кичерешләрне аңлатып кына биреп булмый. Бары соңыннан гына "мин бит концерт бирдем!" дип сөендем. Бу уңышларым өчен продюсерым Рифат Әхмәтовичка рәхмәтемне белдерәм. Аның ярдәме белән концертлар да оештырыла, дискларым да чыга, Аллага шөкер", - дип сөйләде Гөлсирин.


Яшь җырчыны югары уку йортындагы курсташлары да хөрмәт итә. "Әлбәттә, алар миңа җырчыга караган кебек карый. Ләкин мин һәрвакыт гади булырга тырышам. Әти-әни тәрбияләгәнчә, кешеләргә һәрвакыт ачык мин, борынымны күтәрмим", - диде җырчы.

Источник:http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев