Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Евросоюз маллары да хәзер Мамадышның коры азык чүпрәсе белән туклана

Татарстанда беренчеләрдән булып Мамадыш спирт заводының коры азык чүпрәсе цехы продукциясе халыкара стандартларга туры килүен раслаучы GMP+ сертификатына ия булды. Әлеге сертификат коры азык чүпрәсен Россия , Татарстан регионнарына гына түгел, ә чит илгә дә чыгарырга мөмкинлек бирә. Июнь аенда 280 тонна коры азык чүпрәсе Прибалтика белән Польшада кулланылыш табарга...

Татарстанда беренчеләрдән булып Мамадыш спирт заводының коры азык чүпрәсе цехы продукциясе халыкара стандартларга туры килүен раслаучы GMP+ сертификатына ия булды. Әлеге сертификат коры азык чүпрәсен Россия , Татарстан регионнарына гына түгел, ә чит илгә дә чыгарырга мөмкинлек бирә. Июнь аенда 280 тонна коры азык чүпрәсе Прибалтика белән Польшада кулланылыш табарга өлгергән.

GMP+ сертификациясе схемасының чишмә баша 1992 нче елга барып тоташа. Бу елда маллар сыйфатсыз терлек азыгы белән агуланып Голландия сәнәгатенә зур зыян килә. Бу хәлдән соң, канадалыларның милли сәясәте нәтиҗәсендә, маллар азыгын катгый контрольгә алучы GMP+ халыкара стандарты төзелә. Үзеңне чит илдә дә танытасың килә икән GMP+ сертификатына ия булуың сорала. Россиядә терлек азыгы җитештерүче берничә завод кына әлеге документка ия, Татарстанда исә беренчеләрдән булып Мамадыш спирт заводының коры азык чүпрәсе цехына сертификат бирелде.

Девиз Сурмава, коры азык чүпрәсе цехы директоры

- Иң беренчеләрдән булып безнең продукция белән Польша кызыксына башлады. Заводка килеп, эш процессы белән танышканнан соң безнең коры азык чүпрәсен алар үз лабораторияләрендә сынадылар. 2015 нче елда Таможня Союзына кердек, Польша белән хезмәттәшлекне башладык. Әмма Евросоюз илләре белән дә эш итәр өчен безгә GMP+ сертификаты кирәк иде. Заводка ике тапкыр аудитор комиссиясе килде, заводта, цехларда җитди тикшерүләр үткәргәннән соң гына без әлеге сертификатка ия булдык,- дип сөйли коры азык чүпрәсе цехы директоры.

Аксым- витаминнарга бай булган коры азык чүпрәсе сыйфатлы булсын өчен бар да әһәмиятле. Әйләнә- тирә дә, һава да, су да. Аудитор комиссиясе боларның барысыннан да пробалар ала. Заводның экологик чиста районда урнашкан булуы да мөһим. Завод территориясе исә чәчәккә күмелгән, алмагачлар мул уңыштан сыгылган, виноград куакларында "изабелла"тәлгәшләре өлгереп утыра . Чүпрә күзәнәкләрен үстергәндә зур чаннарга 6 мең кубка кадәр һава җибәрелә, һава пычрак икән ферментация дөрес бармаячак. Процесста кулланылучы су "градирня" дигән урында саклана. Суның сыйфатын белеп тору өчен, градирняга балыкларга кадәр җибәргәннәр. Әлеге ваннада мең ярым толстолобик, ак амур, карп балыклары яши. Заводта кулланылучы җиһазларның да замана таләпләренә җавап бирелүе сорала. Күптән түгел кыйммәтле сиропны киптерү җайланмасы урнаштырганнар, Болгариядән ваакумлы пешекләү җайланмасы кайтартылган.

- Продукцияне реализацияләү белән кыенлыклар юк. Җирле җитештерүчеләрдән, чит илдән дә заказлар күп. Әмма без спирт заводыннан күпме барда керсә, шуның кадәр генә эшкәртергә сәләтле без. Тәүлегенә 25, аена 750 тонна коры азык чүпрәсе җитештерәбез,- ди Девиз Сурмава.

Әзер продукция 25- 30 кг капчыкларга салына, һәр капчыкның тышына хәзер "GMP+ сертификатына ия" дигән тамга куела.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев