Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Дини, сәяси вакыйгалар Мамадыш дәү әниләрен дә борчый

Сүриядәге сәяси вакыйгалар темасы районыбызның дәү әниләре җыелышында да чагылыш тапты. Квартал саен районыбыз дәү әниләре шәһәр мәдрәсәсенә җыела. Быел да алар күмәкләшеп актуаль сорауларга фикер алыштылар. Дәү әниләр берләшмәсе җитәкчесе Рәшидә абыстай Әүхәдиева вәгазен өлкәннәр йотлыгып тыңлады. Рәшидә ханым үз чыгышында Сүриядәге сәяси вакыйгалар, дини агымнарның ялгыш юлдан китүе...

Сүриядәге сәяси вакыйгалар темасы районыбызның дәү әниләре җыелышында да чагылыш тапты. Квартал саен районыбыз дәү әниләре шәһәр мәдрәсәсенә җыела. Быел да алар күмәкләшеп актуаль сорауларга фикер алыштылар.

Дәү әниләр берләшмәсе җитәкчесе Рәшидә абыстай Әүхәдиева вәгазен өлкәннәр йотлыгып тыңлады. Рәшидә ханым үз чыгышында Сүриядәге сәяси вакыйгалар, дини агымнарның ялгыш юлдан китүе хакында җән әрнүе белән сөйләде. Дин бетсә- милләт бетә,дигән фикерен җиткерде.

Авыр темаларны читкә куеп торып, район мөслимәләре берләшмәсе җитәкчесе Әлфирә Миннегалиева дини викторина белән дәү әниләр күңелен күрде. Мөселман кешесе өчен җиде зур гөнаһ, ураза тоту кемнәргә фарыз һәм башка кызыклы сорауларны өлкәннәр бик тиз җаваплап бүләкләргә ия булдылар. Ялларда бөек Ана исемен йөртүчеләр бәйрәме булганын истә тотып, Рәсимә ханым Гәйнетдинова "Әнкәйнең догасы" втгазен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250