Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Бизнеска кем ярдәм итә?

Бизнеска кем ярдәм итә? Бу көннәрдә Казанда "Киләчәккә караш" форумы уза. Шушы чара кысаларында бүген "Ак Барс банк"ның "Яңа базарны яулау" темасына багышланган эшлекле иртәнге ашы булды. Очрашуда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләре каралды. Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанда булган бизнеска ярдәм итү чаралары турында сөйләде. "Хәзерге...

Бизнеска кем ярдәм итә?
Бу көннәрдә Казанда "Киләчәккә караш" форумы уза. Шушы чара кысаларында бүген "Ак Барс банк"ның "Яңа базарны яулау" темасына багышланган эшлекле иртәнге ашы булды. Очрашуда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләре каралды.
Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанда булган бизнеска ярдәм итү чаралары турында сөйләде. "Хәзерге вакытта, сез белгәнчә, эшмәкәрләрне исәпкә алу кагыйдәләре үзгәрде. Салым инспекциясе, ниһаять, аларның бездә күпме икәнен билгели алды. Шул рәвешле республикада кече һәм урта бизнес саны 18 процентка арткан булуы ачыкланды. Бу абсолют сан түгел икәне билгеле. Шуңа да карамастан, хәзер бездә якынча 162 мең фирма һәм эшмәкәр теркәлгән", - диде ул.
Татарстан Премьер-министры үз чыгышында гамәлдәге "Алабуга" махсус икътисади зонасы һәм Яр Чаллы өстенлекле үсеш территориясе турында искәртте. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Чистай шәһәрләрендә дә шундый статус алу өчен өч гариза хупланган. Аның фикеренчә, салым буенча ташламалы программалар булдыру ысулын табу мөһим. "Хәзер Икътисад министрлыгы дәрәҗәсендә төрле программалар буенча салымны ташламалы итү мөмкинлеге карала. Өстенлекле үсеш территориясендә иминият кертеменә, ә технопаркларда милек табышына салым ташламалары каралган. Әгәр игътибар белән карасаң, бизнеска комачаулаган гына түгел, ярдәм иткән моментларны да күрергә була ", - дип нәтиҗә ясады Татарстан Республикасы Премьер-министры.
"Татар-информ"га таянып язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250