Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Бертуган Батыровалар бер клип өчен ничә мең сум акча чыгарып салган

Оскар Усманов көе, Гөлфия Шакирова сүзләренә язылган җырларны бигрәкләр дә үз иттеләр бертуган Батыровалар. Моңа кадәр "Бар ул", "Мәхәббәтем нуры" җырларына төшерелгән клиплары белән тамашачыны сөендерсәләр, тиздән шул ук авторлардан булган, "Сиңа гашыйк мин" җырына клип дөнья күрәчәк. Әлбәттә, клипта серле мәхәббәт кыйссасы баштан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып...

Оскар Усманов көе, Гөлфия Шакирова сүзләренә язылган җырларны бигрәкләр дә үз иттеләр бертуган Батыровалар.

Моңа кадәр "Бар ул", "Мәхәббәтем нуры" җырларына төшерелгән клиплары белән тамашачыны сөендерсәләр, тиздән шул ук авторлардан булган, "Сиңа гашыйк мин" җырына клип дөнья күрәчәк. Әлбәттә, клипта серле мәхәббәт кыйссасы баштан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып бара. Рамилә Батырова сер йомгагын чишеп җибәреп шунысын хәбәр итте, клип Казанда гына түгел, ә Пермь өлкәсендә дә төшерелгән. " Гашыйк парлар беренче планда, ә без Рәзилә белән икенчел әһәмияттә. Без җырлыйбыз гына. Образларга килгәндә, башка вакытта безнең белән махсус дизайнерлар эшләсә, бу юлы образны үзебез тудырдык. Безне клипта җиңелчә, җәйге озын күлмәктән күрергә мөмкин. Башыбызда чәчәкләрдән үрелгән такыялар",- диде Рамилә.

Клипны әзерләү белән "Барс Медиа" продюсерлык үзәге режиссеры Айдар Вәлиуллов шөгыльләнә. "Без аның эш тәҗрибәсенә, осталыгына тулысынча ышанабыз",- диләр кызлар.

Сер түгел, бүген клип төшерү модага кереп китте. Сыйфатлы һәм бай эчтәлекле клип телисең икән, кесә ягың такыр булырга тиеш түгел. Төшерү бәяләре 20 меңнән башлап 50 мең сумга, хәтта 10 мең долларга кадәр булырга мөмкин. Ә Рәзилә һәм Рамилә Батыроваларга "Сиңа гашыйк мин" җырына клип төшерү өчен 80-100 мең сум акча таләп ителгән. Әле һаман да студент тормышы белән яшәүче яшь кызларда шуның кадәр акча кайдан килгән дисәгез, җавап гади, алар эшләп ашаучы студентлар. Төп ипиләре, әлбәттә ,"тамада" эшчәнлеге булса,шөкер, ярдәм итәргә әти-әниләре дә исән-сау. Кызларга яңадан-яңа иҗади триумфлар телибез.

Айгөл Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X