Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Бәхетлеләр–өчәү

Районыбызның тагын өч авыл җирлеге машиналы булды. Шушы араларда гына Татарстан Дәүләт Советы бинасында Республика көненә багышлап муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән смотр-конкурска йомгак ясалды. Быел 93 муниципаль берәмлек һәм шәһәр округларыннан 7 муниципаль учреждение җиңүчеләр булганнар. Конкурсантлар унбер категория буенча-салым һәм салым булмаган керемнәре, кече һәм урта эшмәкәрлеккә кагылышлы программаларда...

Районыбызның тагын өч авыл җирлеге машиналы булды.

Шушы араларда гына Татарстан Дәүләт Советы бинасында Республика көненә багышлап муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән смотр-конкурска йомгак ясалды. Быел 93 муниципаль берәмлек һәм шәһәр округларыннан 7 муниципаль учреждение җиңүчеләр булганнар. Конкурсантлар унбер категория буенча-салым һәм салым булмаган керемнәре, кече һәм урта эшмәкәрлеккә кагылышлы программаларда катнашулары, гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итүләре... буенча бәяләнгәннәр. Җиңүчеләргә "Шевроле Нива", "Форд Транзит" автомобиләләре ачкычларын Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Автомобильләргә ия булучылар арасында районыбызның Отарка, Албай һәм Никифорово авыл җирлекләре башлыклары Валерий Чернов, Иван Крешков, Сергей Степанов та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев