Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Бүген Уразаның соңгы көне

Быел Уразаның соңгы көне - 24нче июньгә туры килә. 25нче июньдә исә - ураза гаете. Районыбызның барлык мәчетләрендә дә 25 июнь көнне Ураза гаете уңаеннан, бәйрәм чаралары, 2.00 сәгатьтә җәмәгать белән иртәнге намаз укып башланып, догалар кылып, бәйрәм вәгазе белән дәвам итәчәк, 3.30 сәгатьтә гает намазы, хөтбәләр укып тәмам булачак....

Быел Уразаның соңгы көне - 24нче июньгә туры килә. 25нче июньдә исә - ураза гаете.

Районыбызның барлык мәчетләрендә дә 25 июнь көнне Ураза гаете уңаеннан, бәйрәм чаралары, 2.00 сәгатьтә җәмәгать белән иртәнге намаз укып башланып, догалар кылып, бәйрәм вәгазе белән дәвам итәчәк, 3.30 сәгатьтә гает намазы, хөтбәләр укып тәмам булачак.

Шәһәрдәге үзәк мәчеттә үткәрелгән гает "Мамадыш ТВ" телевидениесе аша сишәмбе кичендә күрсәтеләчәк, ә "Нократ дулкыннары" радиосы бәйрәм чарасын елдагыча турыдан-туры эфирда трансляцияли.

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә, акчалата фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Аның күләме-200 сум. Мохтаҗларга бирелә торган фитыр сәдакасе күләме быел 100 сум дип билгеләнде. Ул арпа һәм йөзем бәясе белән үлчәнә. Аны бирү мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, һәркем өчен вәҗиб гамәлләрдән санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев