Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Бүген Мамадыш иртәдән үк бәйрәм итте

Мамадышның үзәк чыршысы янында иртәдән ярминкә гөрләде. Шәһәр халкына үз сый-нигъмәтләрен Никифорово, Олыяз, Югары һәм Түбән Ушма, Шәмәк, Дүсмәт, Сон, Тауиле авыл җилекләре, фермерлар тәкъдим итте. Өстәлләр итләрдән, төрле салатлардан һәм кайнатмалардан, күп төрле товарлардан сыгылып торды. Үз продукцияләре белән сату итәргә Алексеевск фермерлары да килгән иде. Мамадышлылар да иртәнге...

Мамадышның үзәк чыршысы янында иртәдән ярминкә гөрләде.

Шәһәр халкына үз сый-нигъмәтләрен Никифорово, Олыяз, Югары һәм Түбән Ушма, Шәмәк, Дүсмәт, Сон, Тауиле авыл җилекләре, фермерлар тәкъдим итте. Өстәлләр итләрдән, төрле салатлардан һәм кайнатмалардан, күп төрле товарлардан сыгылып торды. Үз продукцияләре белән сату итәргә Алексеевск фермерлары да килгән иде. Мамадышлылар да иртәнге 7дән үк сәүдә рәтләрен сырып алдылар. 2017нче елның беренче ярминкәсе булса да, узган көздән башлап моңа кадәр оештырылганнарының күбесеннән баерак иде ул.

Сәгать 9 тулганда Раштуа бәйрәме дә башланып китте. Аны олылап, матур итеп үткәрүдә район мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре учреждениеләре үзләренең өлешләрен керттеләр. Үзәк чыршы тирәли төрле уеннар, бәйгеләр дә озак дәвам итте. Бәйрәм белән мәйданга җыелган халыкны муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, преподопная Ксения Римляныня храмы настоятеле Дмитрий атакай тәбрикләделәр. Анатолий Петровичның быел Мамадышта 1933нче елны шартлатылган Троица соборын яңадан салу башланачагы, моның өчен инде 50 миллион сум акча да табуы турындагы хәбәрен бөтен халык җылы кабул итте. Җырлы, уеннарга бай бәйрәм көннең салкынлыгын да сиздермәде.


Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев