Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Бүген көрәшчеләр Түбән Ушмага җыелды

Данлыклы көрәшче, Россиянең спорт остасы, Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә багышлап уникенче мәртәбә татар милли көрәше буенча турнир уза. Татар милләтенең йөзен билгеләүче милли көрәш - борынгы бабаларыбыздан алып бүгенге көнгәчә чорлар эчендә якут ташыдай шомара барып килеп җиткән милли байлыгыбыз ул. Рафаэль Мөхәммәтшин аны саклап калуда, яшь...

Данлыклы көрәшче, Россиянең спорт остасы, Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә багышлап уникенче мәртәбә татар милли көрәше буенча турнир уза.

Татар милләтенең йөзен билгеләүче милли көрәш - борынгы бабаларыбыздан алып бүгенге көнгәчә чорлар эчендә якут ташыдай шомара барып килеп җиткән милли байлыгыбыз ул. Рафаэль Мөхәммәтшин аны саклап калуда, яшь буында аңарга мәхәббәт уятуда онытылмаслык эз калдырган шәхес. .

Рафаэль Мөхәммәтшин Россия, Татарстан чемпионы, "Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән бәйгедә җиңүче, районыбыз Сабантуйларының 17 мәртәбә баш батыры, РСФСРның спорт остасы, Татарстан Республикасының физкультура отличнигы... Түбән Ушма авылы гына түгел, бөтен районыбыз шундый шәхес белән урынлы горурлана.

Рафаэль Мөхәммәтшин арабыздан иртә китсә дә, исемен мәңгеләштерү максатында дусларының аның истәлегенә татарча көрәш буенча турнир үткәрергә карар кылулары изге гамәл дип кабул ителде. Быел 12 нче тапкыр уздырыла ул. Шунысы сөенечле, катнашучыларның географиясе дә елдан-ел арта бара.

фото:v-chelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250