Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Авылларда Мамадышка үрнәк булырлык җирләр күп

Иске Комазан авылы мәдәният йорты каршындагы чәчәк түтәлләрен башкала кунакларына алып килеп күрсәтерлек. Астралар, георгиннар, петунияләр, зәйтүннәр, бәрхет чәчәкләр... Бер мең генә төп чәчәк түгелдер анда. -Көз орлыкларын җыеп алам. Кыш көне чәчеп, яз түтәлләргә күчерәбез. Ел саен Мамадыштан да ике-өч мең сумлык кәлшәләр алып кайтам, - ди мәдәният йорты...

Иске Комазан авылы мәдәният йорты каршындагы чәчәк түтәлләрен башкала кунакларына алып килеп күрсәтерлек. Астралар, георгиннар, петунияләр, зәйтүннәр, бәрхет чәчәкләр... Бер мең генә төп чәчәк түгелдер анда.


-Көз орлыкларын җыеп алам. Кыш көне чәчеп, яз түтәлләргә күчерәбез. Ел саен Мамадыштан да ике-өч мең сумлык кәлшәләр алып кайтам, - ди мәдәният йорты директоры, әлеге гүзәллек патшалыгының хуҗасы Альмира Нафикова. 2010нчы елны авыл мәдәният йортлары арасындагы конкурста өченче урынны яулаган булган ул. Шуннан соңгы елларның барысында да - беренче урынга лаек булган. Бу кадәр чәчәкне үстерү өчен, араларындагы чүпләрен дә утап торырга, су да сибәргә кирәк бит.
-Көн саен биш мичкә - бер тонна су сиптем, - ди Альмира.

Беренче сентябрьдә чәчәкләрне укучыларга бүләк итәргә җыена. Яңа гына басудан - комбайнчылар яныннан кайтып кергән иде. Агитбригада оештырып, игенчеләрне концерт программасы белән сөендерергә чыккан булганнар. Анда да, комбайнчыларга бүләк итәргә чәчәк букетлары алган.
Мәдәният йортының эчендә дә гөлләр үсә. Розалар да бар. "Бер булганнан гел булган", - дип, юкка гына әйтмиләрдер.

Зур Шыя клубы каршындагы чәчәк түтәлләре дә сокланырлык. Алар - клуб мөдире Марина Степанова белән китапханәче Алевтина Петрова хезмәте җимешләре. Алар да үсентеләрне кыш үзләре әзерлиләр, мәктәп тә ярдәм итә. Биредә дә чәчәкләр күп төрле. Түтәлләрнең кайберләрен ак кирпеч кисәкләре белән йолдыз формасында бүлеп эшләгәннәр.

-Без орлыклар гына сатып алып кайтабыз, - ди Марина Степанова. Чәчәк түтәлләренә су сибәргә, чүпләрне утарга ирләре булышканын да әйтте ул.
Баганалары череп, мәдәният учагы территориясенең ян як коймаларын җыеп алырга мәҗбүр булганнар. Башта казлар кереп түтәлләрдәге чәчәкләрне йолкымасыннар, дип саклаганнар. Хәзер кәҗәләрдән саклыйлар. Яңа койма тотарга материаллар туплый башлаганнар инде.

Авыллардагы мәгариф учреждениеләре яны гына түгел, мәдәният йортлары, клублар каршы да берсеннән-берсе гүзәл чәчәк түтәлләре белән бизәлә хәзер. Алар авылларыбызга матурлык өсти, кешенең зәвыгын күтәрә. Авылларда йөргәндә йортлар янының да чәчәкләргә күмелүен күрәбез.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев