Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Анатолий Иванов Мамадышның авыр хәлдә калган күп балалы гаиләләре белән очрашты

Еллар алышына, әмма традицияләр үзгәрешсез кала. Ел да район башлыгы Анатолий Иванов яңа ел бәйрәме алдыннан ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган күп балалы гаиләләр белән очраша. Аналогик чара быел да район муниципалитеты бинасында узды. Декабрь аена булган мәгълүматларга караганда, Мамадыш муниципаль районында 543 күп балалы гаилә исәпләнә. Шуларның 251 шәһәрдә, 293е...

Еллар алышына, әмма традицияләр үзгәрешсез кала. Ел да район башлыгы Анатолий Иванов яңа ел бәйрәме алдыннан ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган күп балалы гаиләләр белән очраша. Аналогик чара быел да район муниципалитеты бинасында узды.

Декабрь аена булган мәгълүматларга караганда, Мамадыш муниципаль районында 543 күп балалы гаилә исәпләнә. Шуларның 251 шәһәрдә, 293е авыл җирлегендә яши. Әлеге гаиләләрдә 1775 бала тәрбияләнә. Ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган гаиләләр белән бүген район башлыгы Анатолий Иванов шәхсән аралашты. Хакимият башлыгы гаиләләрне борчыган проблемалар, аларның яшәү шартлары турында сорашты. Яңа елны якты уйлар белән каршы алуларын теләде. "Сезнең тормышыгызны җиңеләйтер өчен хәлебездән килгәннең барысын да эшләрбез. Балаларыгыз чаңгыда, тимераякта бушлай йөри алачаклар, кинотеатрга бушлай керергә мөмкинлек бирүче абонементлар белән дә сөендерәчәкбез",-диде Анатолий Иванов.
Көтмәгәндә киңәшмәләр залына Кыш бабай белән Кар кызы килеп керде.

Поздравление многодетных семей

Кыш бабай, җаваплы миссия- зур хәрефтән Кеше тәрбияләү белән мәшгуль булган аналарга саулык һәм сабырлык теләде. Кар кызы исә очрашуга әнисе белән килгән 10 яшьлек Сабинаны күчтәнәч белән куандырды.
- Балаларымны мин үзем генә тәрбиялим. Аллага шөкер, алты балам бар. Иң олысына 18 яшь, ул инде тормышта, иң кечесенә 2 яшь. Дәүләт, район тарафыннан безгә булган игътибар өчен бик зур рәхмәт. Менә быел гына үз эшемне ачуда нык теләктәшлек күрсәттеләр,-ди Сабинаның әнисе Резеда Мансурова.
Очрашуга килгәннәрне район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллаәхмәтова, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары да якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
- Социаль проблемаларга якын килгән районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка зур рәхмәт. Бирегә җыелган әниләрне Яңа ел белән тәбриклибез. Күңелсез мизгелләр артта калсын. Иң мөһиме, сезнең тормыш маягыгыз- балаларыгыз бар. Күңелләренә яхшылык орлыклары чәчегез һәм аларга мәхәббәт бүләк итегез. Бәхетле булыгыз,-дип теләде Алена Смирнова да.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев