Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Анатолий Иванов: “Күпбалалы гаиләләргә ярдәм ел дәвамында булсын иде“

Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән төбәгебездә гомер кичерүче матди керемнәре аз булган күпбалалы гаиләләр җитәкчеләргә һәм эре эшмәкәрләргә беркетелгән иде. Алар мөмкинлекләреннән чыгып, бу гаиләләргә ярдәм күрсәтергә тиеш. 8нче март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан композитор Яруллиннар исемен йөртүче сәнгать мәктәбенең тамашалар залында бәйрәм чарасы узды. Анда матди керемнәре аз...

Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән төбәгебездә гомер кичерүче матди керемнәре аз булган күпбалалы гаиләләр җитәкчеләргә һәм эре эшмәкәрләргә беркетелгән иде. Алар мөмкинлекләреннән чыгып, бу гаиләләргә ярдәм күрсәтергә тиеш. 8нче март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан композитор Яруллиннар исемен йөртүче сәнгать мәктәбенең тамашалар залында бәйрәм чарасы узды. Анда матди керемнәре аз булган күпбалалы 40тан артык гаилә һәм аларга беркетелгән җитәкчеләр, эшмәкәрләр чакырылган иде.

-Күп балалы гаиләләргә ярдәм ел дәвамында булсын иде, кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә үк әйләнеп кайтачак. Гел акчалата гына димәгән бит, кайчагында мораль ярдәм дә зур әһәмият уйный. Моны бер дә авыр эш димәс идем. Өйләренә барып, яшәү шартлары белән танышыгыз, проблемаларын өйрәнегез,- диде район башлыгы.

Миһербанлы, игелекле, гаиләләребез учакларын саклаучы хатын-кызларыбыз чын мәганәсендә олы йөрәклеләр. Бүгенге көндә районыбызда өч бала табып үстерүче аналар - 449, дүрт балалылары-689, биш балалылары - 19, алты һәм аннан да күбрәк балалылары 12 икән. Бу санга балаларының яшьләре 18 яшькә тулмаганнар гына керә. 2005нче елны Татарстанда күпбалалы хатын-кызларга "Ана даны" медале бирелә башлаган иде. Аны бездән 74 әни алган.

Югары Тәкәнеш авылыннан килгән Лилия Саматова гаиләсе 8 бала тәрбияли. Бүген иң өлкәннәренә 22, ә кечеләренә 1 яшь.

-Безгә шундый игътибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәсе килә. Сигез бала тәрбияләүне бер дә авыр димәс идем. Һәр сабый үз бәхете белән туа.

Кичәне алып баручылар сәхнәгә төркемләп күпбалалы гаиләләрне һәм аларга беркетелгән җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне чакырдылар. Соңгылары әниләргә бәйрәм бүләкләре һәм чәчәк бәйләмнәре алып килгән. Район башлыгы Анатолий Иванов үзе 7 бала тәрбияләүче Камаловлар гаиләсенә шефлык итә. Элек алар Камский бистәсендә гомер кичергән булсалар, хәзер җитәкченең ярдәме белән шәһәрдә фатир алып, шунда күченгәннәр. Эльмира Камалова күрсәткән игелекләре өчен Анатолий Ивановка рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев