Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Җан тынычлыгы эзләп Булат Бәйрәмов Мамадышка килгән

- "Соң мәртәбә" җырына клип төшерү белән мәшәкатьләнеп йөрибез. Иң элек, иҗат мәйданчыгы итеп сулыкларга бай булган Мамадышны сайлап алдык. Әмма, режиссерыбыз ике клипның берендә елга- диңгез буендагы ял тасвирлана, дигәч Биек Тау урманнарында тукталдык",- ди замана тамадасы,"Татар радиосы" алып баручысы Булат Бәйрәмов. Аның каравы, барыбер аның күңеле Мамадыш җирләренә...

- "Соң мәртәбә" җырына клип төшерү белән мәшәкатьләнеп йөрибез. Иң элек, иҗат мәйданчыгы итеп сулыкларга бай булган Мамадышны сайлап алдык. Әмма, режиссерыбыз ике клипның берендә елга- диңгез буендагы ял тасвирлана, дигәч Биек Тау урманнарында тукталдык",- ди замана тамадасы,"Татар радиосы" алып баручысы Булат Бәйрәмов.

Аның каравы, барыбер аның күңеле Мамадыш җирләренә ашкына. Эшлекле сәфәр белән килеп булмагач, ул бирегә җәйге ялга кайта. Газиз әнисе Әлфия ханымны, хәләл җефете Ләйсәнне, мәхәббәт җимешләре Таңсылу белән Зифаны куенына кыстыра да, Мамадыш районының Соколка авылына кайтып китә.

- Кама буенда, комлы пляжда рәхәтләнеп ял иттек, су коендык. Кеше анда аз,беркем сиңа килеп бәйләнми.Шәһәр ыгы- зыгысыннан соң оҗмах инде.Җаннар тынычлана. Өстәвенә,интернет та тотмагач, чын-чынлап ял иттек,- дип хисләре белән уртаклашты Булат Бәйрәмов.

Ләйсән Гыймаева Кама елгасы буенда көймәдә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев