Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Алтмыш мамадышлыга 200 әр мең сум акча бирелә

"Күз курка, кул эшли". Мамадыш эшмәкәрләре яңа гаилә фермалары булдыруга алынды. Өстәвенә, төзелештә алар республиканың 200 мең сум күләмендәге акчалата ярдәменә өметләнә ала. Бу хакта сөйләшү район хакимияте бинасында Анатолий Иванов рәислегендә булды. Районыбыз Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел гаилә фермаларын үстерү буенча гамәлгә керткән яңа программаның инициатры...

"Күз курка, кул эшли". Мамадыш эшмәкәрләре яңа гаилә фермалары булдыруга алынды. Өстәвенә, төзелештә алар республиканың 200 мең сум күләмендәге акчалата ярдәменә өметләнә ала. Бу хакта сөйләшү район хакимияте бинасында Анатолий Иванов рәислегендә булды.

Районыбыз Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел гаилә фермаларын үстерү буенча гамәлгә керткән яңа программаның инициатры булды. Һәр гаилә фермасына 200 әр мең сум акча бүленә. Әлеге акчага алар быел маллар абзары җиткерергә тиешләр. Республика тарафыннан безнең районга 60 кешелек лимит бирелгән. 200 мең сумлык субсидиягә 60 мамадышлы өметләнә ала. Район да үз чиратында әлеге фермерларга ярдәм кулы сузырга әзер. Район башлыгы Анатолий Иванов җирлек башлыкларын эшмәкәрләргә транспорт, төзелеш материаллары белән ярдәм итәргә, матди терәк кирәк булганда, банкларны кредитлар белән тоткарламаска чакырды.

Субсидия бирүнең беренче шарты - шәхси хуҗалыкта кимендә өч баш сыер булырга, ел ярым эчендә алар сигезгә җиткерелергә тиеш.

Районның бер генә авыл җирлеге дә фермасыз калмаячак. Гаилә фермаларын булдыруда Олыяз белән Тәкәнеш җирлеге фермерлары аеруча актив икән. 60 фермерның 36 сы инде документларын әзерләп тапшырган. Калганнар әзерлеге әлегә 50% тирәсе, темпларны арттыру зарур, диде район башлыгы утырышта. Программа ел ахырына кадәр гамәлдә.

Айгөл Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250