Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Алинә Шәрипҗанова: “Мамадышта калыр идем”

Хөрмәтле Мамадыш халкы, Җөридә үтүче Питрау бәйрәмендә җирле йолдызлардан тыш башкалабыз җырчылары да сәхнә тота. 20:00 сәгатьтә башланып киткән җырлы-моңлы тамаша 03:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге бәйрәмне Георгий Ибушев, Венера Ганиева, Вадим Захаров, Резедә Шәрәфиева, Виталий Агапов, Элмира Сөләймәнова, Вероника Кузнецова, Раяз Фасыйхов, Ринат Рәхмәтуллин, Ранил Нуриев, Алинә Давыдова,...

Хөрмәтле Мамадыш халкы, Җөридә үтүче Питрау бәйрәмендә җирле йолдызлардан тыш башкалабыз җырчылары да сәхнә тота.

20:00 сәгатьтә башланып киткән җырлы-моңлы тамаша 03:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге бәйрәмне Георгий Ибушев, Венера Ганиева, Вадим Захаров, Резедә Шәрәфиева, Виталий Агапов, Элмира Сөләймәнова, Вероника Кузнецова, Раяз Фасыйхов, Ринат Рәхмәтуллин, Ранил Нуриев, Алинә Давыдова, Алинә Шәрипҗанова, Оксана Дмитриева, "Бәрмәнчек", "Сәйдәш" җыр һәм бию ансамбльләре бизи.


-Питрау бәйрәмендә беренче тапкыр чыгыш ясасам да, миңа биредә бик ошый. Гомумән, Мамадыш халкы бик кунакчыл икән. Хәтта монда калырга да каршы килмәс идем.

https://pp.vk.me/c604327/v604327038/207ca/1T6l7F-8Oac.jpg


Бүген мин 3 мәйданда сәхнә тотам. Җырларның да мамадышлылар кебек дәртлеләрен башкарырга тырышам.
Бәйрәм кунакларына исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел һәм дөнья тынычлыгы телим. Гомерләребезне саф чишмәдәй челтерәп, җырлап уздырырга язсын, - дип безнең белән уртаклашты татар эстрадасының танылган җырчысы Алинә Шәрипҗанова.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев