Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Александр Свешников теплоходы Мамадышта

Нократ Яр буе гүзәллекләре белән Александр Свешников теплоходы пассажирлары хозурлана алды. Түбән Новгородтан круизга чыккан 120 ләп туристны Нократ яр буенда якты йөз белән каршы алдылар, милли ризыклар белән сыйладылар. Әлеге делегация инде былтыр Мамадышта тукталырга ниятләгән булган, әмма су саеккан булу сәбәпле, алар юнәлешләрен Алабугага таба үзгәрткәннәр. Ә быел...

Нократ Яр буе гүзәллекләре белән Александр Свешников теплоходы пассажирлары хозурлана алды.

Түбән Новгородтан круизга чыккан 120 ләп туристны Нократ яр буенда якты йөз белән каршы алдылар, милли ризыклар белән сыйладылар. Әлеге делегация инде былтыр Мамадышта тукталырга ниятләгән булган, әмма су саеккан булу сәбәпле, алар юнәлешләрен Алабугага таба үзгәрткәннәр. Ә быел исә бар да тәртип. Идел-Кама-Нократ елгалары буйлап сәяхәт кылучылар шатлык хисләрен яшермәделәр. "Безне болай каршы алганнары юк иде әле, биредәге матурлыкка исең китәрлек",-диде круиз директоры Светлана Галчак.

Хәтерләсәгез, бу инде Мамадыш җирендә кунак булган өченче теплоход. Мамадыш районында туризмны үстерү буенча саллы эшләр башкаручы Сирень Ибраһимов сүзләренә караганда, киләсе җәйгә янә дүрт теплоходны каршы алу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250