Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

15 мамадышлыга паспортлар тапшырдылар

Тагын 15 мамадышлы Россия гражданины сафын тулыландырды. Районның никахларны рәсмиләштерү сараенда шәһәр мәктәпләрендә белем алучыларга паспортлар тапшырдылар. Паспортны тантаналы шартларда тапшыру традициясе районыбызда инде шактый еллар яшәп килә. ЗАГС бүлегендә шундый чараларның чираттагысы бу атнада узды. Шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 15 укучыга, 14 яшьләре тулу уңаеннан, тормышларындагы иң мөһим документны...

Тагын 15 мамадышлы Россия гражданины сафын тулыландырды. Районның никахларны рәсмиләштерү сараенда шәһәр мәктәпләрендә белем алучыларга паспортлар тапшырдылар.
Паспортны тантаналы шартларда тапшыру традициясе районыбызда инде шактый еллар яшәп килә. ЗАГС бүлегендә шундый чараларның чираттагысы бу атнада узды. Шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 15 укучыга, 14 яшьләре тулу уңаеннан, тормышларындагы иң мөһим документны тапшырдылар. Әлеге рәсми кәгазь Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданины исемен бирә.
Истәлекле көннәре белән үсмерләрне район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Баһауов, Федераль миграция, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тәбрикләде.
-Паспорт - Россия гражданины булуыгызны дәлилләүче төп документ,- дип ассызыкладылар.
14 яшь тулгач, Россия Федерациясе гражданины паспортын кулга алу һәр яшь кешегә гаять зур җаваплылык өсти.
-Бу көнне көтеп алдык. Минемчә, паспорт кешегә үзен илнең гражданины итеп тоярга мөмкинлек бирә. Паспортың булу зур горурлык, дип саныйм. Моннан тыш, үз өстебезгә олы җаваплылык та алабыз. Хокукларыбыз һәм бурычларыбыз арта,- ди үсмерләр.
ТР буенча Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенең Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Мөбарәкшина тәүге мәртәбә паспортка ия булучыларны әлеге документ барлыкка килүнең тарихы, аның әһәмияте, нинди мәгълүматлар туплавы белән таныштырды.
Паспорт беренче тапкыр алты елга дип бирелә. Аны югалткан очракта, кичекмәстән, вакытлыча яки даими яшәү урыны буенча федераль миграция хезмәте пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев