Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Образование

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте сәләтле балалар белән танышты

Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе актлар залы шәһәребезнең югары сыйныф укучылары белән шыгрым тулы иде ул көнне. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте вәкилләре алар белән очрашуга килгән. Директор урынбасары Валентин Митрофанов, анда хәзерге вакытта белем алучы хореографлар мамадышлы Динара Һадиева һәм Айрат Зиннәтов, Түбән Яке авылы егете Илфир Искәндәров,...

Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе актлар залы шәһәребезнең югары сыйныф укучылары белән шыгрым тулы иде ул көнне. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте вәкилләре алар белән очрашуга килгән. Директор урынбасары Валентин Митрофанов, анда хәзерге вакытта белем алучы хореографлар мамадышлы Динара Һадиева һәм Айрат Зиннәтов, Түбән Яке авылы егете Илфир Искәндәров, Урта Кирмән кызы Гөлсирин Абдуллина һөнәрләрен күрсәттеләр, көллиятнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, үзләре янына укырга чакырдылар.

Мәдәният даирәсе, халык иҗаты, дизайн, музыкаль эстрада сәнгате, актерлык, хореография һәм башка шундый кызыклы белгечлекләр алырга теләүчеләрне биредә көтәләр. "Районыбызда мәдәният хезмәткәрләренә кытлык. Белемле, замана белән бер аяктан атлаучы яшьләр үзләренә юлны һәркайда ярачак". Бу фикерне укучылар алдында чыгыш ясаган муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, район мәдәният бүлеге начальнигы Рәмис Давытов та ассызыкладылар. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы, халык җырчысы, күренекле якташыбыз Миңгол Галиев исә үз югары уку йортларына чакырды. Ул Мамадыш балалар сәнгать мәктәбендә шимбә көннәрендә теләге булган балаларга үз дәресләрен бирә. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев