“Юность”ка яшьләр генә түгел, зурлар да теләп йөри
Мамадыш районының Җәнлек совхозы бистәсендә “Юность” яшьләр-яшүсмерләр клубы унбиш елдан артык үзенең эшчәнлеген алып бара.
Ул өч юнәлештә эшли: спорт, үзешчән сәнгать һәм кул эшләре иҗаты. Барлыгы җиде түгәрәккә (“Оста куллар”, гитарачы түгәрәге, драмтүгәрәк, өстәл теннисы, волейбол, хоккей һәм авыр атлетика) укучылардан тыш, зурлар да теләп йөриләр. Аларда шөгыльләнүче балалар арасында район күләмендә генә түгел, республика күләмендә төрле бәйге-конкурсларда, спорт ярышларында уңышларга ирешүчеләр дә бар. Спорт төрләреннән хоккей бу төбәктә элек-электән олысының-кечесенең яраткан уены булды.
Мамадышта “Олимп” Боз сарае ачылып, районыбызның беренче командаларының составларын Татарстан беренчелекләрендә Җәнлек совхозы һәм Сон төбәге хоккейчылары тәшкил итүен спорт сөючеләр яхшы хәтерлиләрдер. Кызганычка каршы, бүген безнең хоккей тартмачыгында шөгыльләнүче малайлар, зурлар осталыкларын күрше Балык Бистәсе районының хоккейчылары белән иптәшләрчә очрашуларда, төрле турнирларда гына камилләштерәләр. 2000нче еллар башларында малайларыбыз Мамадышка күнегүләргә йөриләр иде. Моның өчен аерым техника бүлеп бирелде. Кызганычка каршы, бүген район үзәгенә йөрү мөмкинлеге бетте, – дип сөйли клуб мөдире Рөстәм Курбангалин.
Шулай булуга карамастан, хоккей тартмачыгында кышын тынгылык юк. Хоккейдан тыш биредә массакүләм тимераякларда шуулар оештырыла. Башка түгәрәкләргә дә төбәкнең олысы-кечесе бик теләп йөриләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев