Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югарыушмалылар китап бастыра

Алар үз авылларының каһарманнары турында истәлекләрне яңарталар.

Быел Югары Ушма авылы китапханәчесе Фәнзилә Шәрәфетдинова “Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрендәге иң яхшы нәшрият проекты“ юнәлеше буенча “Онытырга хакыбыз юк“ (“Мы не в праве забывать“) дигән китап чыгаруга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 500 мең сум күләмендәге грантын отты.

 

“Онытырга хакыбыз юк” китабында Югары Ушмы авыл Советына караган авыл кешеләренең  Бөек Ватан сугышы чорында ил белән бергә күтәргән авырлыклары, Бөек Җиңүгә керткән өлеше чагылдырыла.

 

  • Бу китапка кертелгән материаллар документаль түгел, ә бары тик шаһитләрнең үзләре турында сөйләгәннәрдән истәлекләр генә. Аларны мәктәп балалары, укытучылар (Галимова Гөлназ, Төхвәтова Әлфия һ.б.), китапханәчеләр (Рәхимов Шәмсемөхәммәт, Рәхимова Гөлсинә, Шәрәфетдинова Фәнзилә, Исмәгыйлова Ландыш), ветераннарыбызның балалары яки оныклары алар сөйләгәннәрдән, яки кайчандыр сөйләнгәнәрнең истә калганнарын язып алды. Шулай булса да, алар чынбарлыкны яктырталар.  Югары Ушма авыл китапханәсендә бик күп еллар эшләгән РСФСРның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсемөхәммәт абый Рәхимовның альбомнары файдаланылды. Бу китапны җыюда үзләреннән зур өлеш керткән кешеләргә: Югары Ушмы авылы төп мәктәп укытучысы, “Туган якны өйрәнү” музее җитәкчесе Вәгыйзов Илфат, Хәсәнша авылы клуб мөдире Фәрхетдинова Раушания, Югары Ушмы авыл җирлеге сәркатибе Котдүсова Илсөяр; редакцияләүдә, җыюда булышкан “Нократ” газетасында версткалаучы булып эшләүче Нургалимова Фәниягә чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Китапка кертелгән сугыш кырында батырларча көрәшеп үлеп калган, Җиңү яулап илебезгә кайткан, тылда фидакарь хезмәтләре белән Җиңүгә өлеш керткән тыл ветераннарыбызның исемлекләре, алар турындагы информацияләр дә аларның якыннарыннан алынды. Шуңа күрә төгәлсезлекләр дә килеп чыгарга мөмкин. Битараф калмыйча, хаталар, кимчелекләр, өстәмәләр (авылдан читтә яшәүчеләргә хәбәрләр барып та җитмәгән булырга мөмкин), төзәтмәләр кертүчеләрне рәхмәтләребезне әйтеп кабул итәчәкбез һәм кирәк дип тапсагыз, икенче басмада аларны исәпкә алып чыгарачакбыз... - ди Фәнзилә Васыйл кызы.

Әйе, ветераннарыбызның сафлары көннән-көн сирәгәя. Яшь буын сугыш турында инде китаплардан, кинолардан гына беләчәк. Бүгенге ирекле тормыш өчен безнең дә әби-бабаларыбыз зур өлеш кертүләре белән яшь буын да горурланып үссен иде. Аларның аяусыз көрәше, батырлыгы, туган илне чиксез яратуы бәрабәренә яулап алынган ирекле илдә яшәвебез өчен  без аларга мәңге бурычлы. Шуңа күрә алар турында онытырга безнең хакыбыз юк. Без алар алдында чын йөрәктән рәхмәт әйтеп баш иябез. Бу китап аларның изге рухына дога булып барып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев