Яшьләр белән җитди сөйләшү
Дүсмәт авылында "Зарарлы гадәтләр" темасына анкеталаштыру оештырылды.
Зарарлы гадәтләргә тәмәке тарту, хәмер эчү, наркотиклар белән мавыгу керә, чөнки алар кешенең матур яшәвен бозалар. Бу көннәрдә Дүсмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән анкета тутыруны оештырдылар. Тәмәке тарту, иң беренче чиратта, төрле чирләр барлыкка китерә. Ә сәламәтлек – кешенең иң төп байлыгы, аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Хыялларны тормышка ашыру өчен, әлбәттә сәламәтлек кирәк. Менә бу фикерләр яшьләргә җиткерелде, алар моның белән килешкәннәрдер, дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев