Яше-карты катнашты
Балык тоту бәйгесендә иң яшь балыкчы Иван Костинга алты яшь булса, иң өлкәне Галимҗан Камалиевка 73 яшь иде.
Әлеге чараны Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты каршындагы Әтиләр Советы Һава десанты гаскәрләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырды. Анда шулай ук шәһәрдәге һәм Красная Горкадагы урта гомумбелем бирү мәктәпләре каршындагы Әтиләр Советлары составында 28 гаилә катнашты. Нәтиҗәдә, Красная Горкалылар, спорт телендә әйтсәк, гомумкоманда беренчелеген оттылар. Шәһәрдәге 2нче санлы лицей һәм 3нче санлы мәктәпләрнең Әтиләр Советлары балыкчылары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Чарада иң кечкенә балык тоткан Савельевлар, иң зур балык карптырган Атнашевлар гаиләләре дә билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев