Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яхшы хәбәрләр генә  килсен

​​​​​​​Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш йомгаклары билгеле.

Инде яңадан язга да якынлашабыз. Шушы уңайдан район хәрби комиссары Андрей Синкевичка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

–Андрей Владимирович, хәрби хезмәткә көзге чакырылыш йомгаклары белән таныштырып узсагыз иде.

–2021нче елның көзендә чакырылыш кампаниясе киеренке шартларда узды. Шуңа да карамастан, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты тарафыннан билгеләнгән задание 100 процентка үтәлде. Без моңа ирешүдә муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка, район Башкарма комитеты җитәкчесе, район чакырылыш комиссиясе рәисе Илшат Дәрҗемановка, прокуратура, Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәтле. Хәрби чакырылыштан читләшкән ике кешегә документлар әзерләп, җинаять эше кузгату өчен,   тикшерү комитетына тапшырдык. Аларның эшләре судта каралачак һәм тиешле җәзаларын алачаклар.

–Хәзер Интернет челтәрендә кеше резервын мобилизацияләү хезмәте турында да язалар. Бездән дә анда катнашучылар бармы?

–Мамадыш резервы гражданнарын Россия Федерациясенең мобилизация резервына чакыру дәвам итә. Анда кораллы көчләрдә хезмәт иткән, шулай ук хезмәттә булмаган, әмма хәрби хезмәткә яраклы 42 яшькә кадәрге гражданнар чакырыла. Ай саен аларның банк карточкаларына резервта хезмәт иткән өчен каралган сумма күчереп барылачак. Шулай ук кыр формасы киеме комплекты бирелә. Айга 1 тапкыр 2-3 көн һәм елга 1 тапкыр 1 ай дәвамында тренировка занятиеләрен узганда, биләгән вазыйфа һәм хәрби дәрәҗә буенча оклад хисаплана. Ә әлеге гражданин эшли торган предприятиедән компенсация – предприятиедә түләнгән уртача хезмәт хакы бара. Алар үз өйләрендә яшәп, эшләгән урыннарында хезмәт вазыйфаларын башкаруларын дәвам итәләр. Команда килүгә, билгеләнгән урынга китәләр. Кораллы көчләрдә мондый яңалык беренче тапкыр Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә кулланыла. Сораулар белән район хәрби комиссариатына  3-13-65 телефоны аша Андрей Юрьевич Беспаловка шалтыратырга мөмкин.

–Мамадыш районыннан контракт буенча хезмәт итәргә китүчеләр бармы?

–Хәзерге вакытта бездән 8 кеше даими профессиональ нигездә Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәрендәге 12128нче хәрби частьта контракт буенча хезмәт итә. Алар Мамадыш политехник көллиятен тәмамлаганнан соң үз теләкләре белән җибәрелделәр. Часть командованиесе аларның югары дисциплиналылыкларын, техник яктан белемле булуларын билгеләп үтә. Райондашларыбыз арасында контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр булса, район хәрби комиссариатындагы 3-13-65 телефоны белән Олег Валентинович Гуняга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Барлык мамадышлыларга да нык сәламәтлек, бу борчулы вакытта авырмауларын, күбрәк яхшы хәбәрләр генә ишетүләрен телим.

Әңгәмәдәш – Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев