Ушмада йодрык кадәрле бәрәңгеләр үскән!
“Һәр бәрәңге бер килограммга тарта!“ – диләр Шамаровлар!
Югары Ушмада яшәүче гаилә үз бакчаларына утыртылган бәрәңгедән мул уңыш җыйган. 25 чиләк орлык бәрәңгедән 300 чиләк эре һәм 10 чиләк вак бәрәңге чыккан.
Ришат һәм Фирүзә Шамаровлар Югары Ушма авылында 10 елга якын гомер итәләр. 2010нчы елда, Алкин авылында янгында бөтен хуҗалыкларын югалтканнан соң, алар бирегә күчеп киләләр. Яңа сатып алган йорт урынында бәхет елмая: бакчадагы туфрак бик уңдырышлы булып чыга. Алар ел саен яшелчәне мул үстерәләр. Әмма быелгы коры елда моңарчы булмаган уңышка үзләре дә гаҗәпкә калганнар:
- 20 сутыйга якын җиребез бар, әмма участокның яртысына гына утыртабыз. Бәрәңгенең бу сорты корылыкка бирешми, ул бигрәк тә уңды. Һәр бүлбе бер килограммга тарта! - ди гаилә башлыгы, йодрык кадәр бәрәңгеләрен безгә күрсәтеп.
Тик эш сортта гына түгел, дип саный Шамаровлар. Ел саен бакча туфрагына горчица, көл кертәләр. Ә бу язда кызыл ком кайтартканнар, ул дым саклауга ярдәм итә. Шуңа күрә яңгырсыз җәй уңышка йогынты ясый алмаган.
- Уңыш бакчаны ничек каравыңа да бәйле, дип уйлыйм. Иренәсең һәм бу эшне үз иркенә ташлыйсың, бармак аша карыйсың икән - бернинди нәтиҗә дә булмаячак. Ә без эштән соң көн саен бакчада булдык. Мөгаен, мул уңышның төп сере шулдыр, - ди хуҗабикә Фирүзә Шамарова.
Гаилә бәрәңге сатарга җыенмый. Республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүче күп санлы туганнары, якыннары белән дә уртаклашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев