Тукайлы яз җитте
Апрель ае бөек шәхесләр туган ай. Безнең иң яраткан әдибебез Габдулла Тукайның тууына 136 ел.
Үлемсез шагыйребезнең иҗатын зурлар гына түгел балалар да бик хөрмәт итәләр. Аның әсәрләрен яттан сөйләп, җырларын җырлыйлар. Югары Сон мәдәният йортында, Югары Сон төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, татар теле әдәбият укытучысы Миләүшә Хөснулла кызы, мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән, бөек шагыйребез хөрмәтенә "Тукай шигьри чишмәбез!" диеп исемләнгән әдәби музыкаль кичә оештырылдылар. В. Г. Белинскийның бик гыйбрәтле мәгълүм сүзләре бар: “Һәр яңа чор бөек язучы турында үз фикерен әйтә, аны үзенчә ача, аның яңа дөнья, аңа чынбарлык белән бәйләнгән яңадан-яңа сыйфатларын таба”. Тукай белән дә шулай. Без әле Тукай иҗаты белән танышуны дәвам итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев