Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиеннәр мамадышлыларга шатлык өсти

Шәһәребезнең стадион-ипподромындагы чаңгы базасы территориясендә тиеннәр яши башлавы турында ишеттегезме әле?!

Матур, йомшак йонлы җәнлекләр белән хозурланасыгыз, аларны сыйлыйсыгыз килсә, минизоопарк янәшәдә генә хәзер. Шәһәр стадион-ипподромы директоры Алексей Минькин сүзләренчә, әлеге өч тиенне Соколка авылында шушы төр җәнлекләрне үрчетү белән шөгыльләнүче гаиләдән сатып алып кайтканнар. Алар өчен алдан ук 4 х 2 метр зурлыгындагы махсус вольер әзерләнгән. Биеклеге 2,5 метрга тигез. Эчендә, өске өлештә кечкенә генә агач өйләр дә бар.

Тиеннәрнең рационында чикләвек, көнбагыш, җиләк-җимеш кебек продуктлар урын алган. Аларны һәркем сыйлый ала. Әмма моның өчен башта чаңгы базасы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Киләчәктә бу вольерга тагын берничә тиен алып кайтырга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев