Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда МХОда катнашучыларның гаиләләренә ташламалы ипотека каралган

2025 елдан Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларның якыннарына ярдәм итү максатыннан социаль ипотеканың яңа механизмы гамәлгә кертелде.

Бу мөһим проект турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов август аенда, Дәүләт торак фондының 30 еллыгы һәм «Салават Күпере» торак районының 10 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында хәбәр иткән иде.

Яңа программа нигезендә, хәрбиләрнең гаиләләренә торак чираттан тыш, өстенлекле тәртиптә биреләчәк. Шул ук вакытта ипотека буенча процент ставкасы еллык 7 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән, бу исә гаиләләргә заманча фатирларны уңайлы шартларда алырга мөмкинлек бирә.

Әлеге башлангыч республиканың ветераннар хәрәкәте һәм төрле җәмәгать оешмалары тарафыннан зур хуплау тапты. Бу чара СВОда катнашучыларны һәм аларның якыннарын социаль яклауның мөһим өлеше булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ипотека