Суд приставлары йокламый
Мамадыш районы суд приставлары бурычлылардан салым түләүләре буенча 2,5 млн сумга якын акча түләттергән һәм күчемле һәм күчемсез милеккә барлыгы 1,8 млн сумга 39 арест салган.
Суд приставы-башкаручы, башкарма документтагы таләпләрне тәэмин итү максатларында, бурычлының милкенә арест салырга хокуклы. Әйтик, апрель аенда суд приставлары берәүнең автомобиленә арест салган, ә хуҗа, үз транспорт чарасы белән хушлашмас өчен, бурычларын тулы күләмдә түләгән. Бурычлының мөлкәтенә арест салу мөлкәт белән эш итүне тыюны, ә кирәк булганда - мөлкәттән файдалану хокукын чикләү яки милекне тартып алуны үз эченә ала.
Ел башыннан Татарстанның суд приставлары башкарма производстволарга салым түләтү турында 694 млн сумнан артык суммада бурычлыларның күчемле һәм күчемсез милкенә 2 603 арест салганнар. Быел салым инспекциясе файдасына барлыгы 1 120 млн. сум акча түләттерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев