Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Субсидияләр кемнәргә арта

Татарстанда даруларга, транспортта йөрүгә, тәрбиягә алган балалар өчен субсидияләр арта

2023нче елда Татарстанда айлык социаль түләүләрне яңа коэффициент буенча индексациялиләр – ул 1,061 тәшкил итәчәк. Халыкның төрле категорияләренә түләүләр күләме 581 сумнан 11900 сумга кадәр булачак. Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда шуның турында язылган. Субсидияләрне бүлүгә Татарстан Республикасының Хезмәт министрлыгы җаваплы. Хезмәт ветераннарына һәм дәүләт бүләкләре булган кешеләргә ай саен 581 сум түләү каралган. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм гаиләгә тәрбиягә бирелгән ятим балаларга – 10326 сум (мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 11907 сум). Моннан тыш, ятим балаларга транспортта йөрүгә – 354 сум, пенсионерларга 581 сум күләмендә субсидия биреләчәк. Ялгыз аналарга ай саен 1014 сум акча түләнә, дип яза Татар-информ.

Искәртеп узабыз, апрель азагында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакы, пенсия һәм пособиеләрне арттыруны эшләргә кушты. Шуңа бәйле рәвештә 1 июньнән Россиядә эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрне 10 процентка арттырдылар, шулай ук минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы 10 процентка артты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев