“Нократ“ газетасы быелгы иң актив хәбәрчесен бүләкләде
6нчы февраль – район газетасының туган көне. Быел “Нократ“ка 104 яшь тула.
Күркәм гадәт буенча, без бу көнне ел әйләнәсендә безнең белән даими элемтәдә торган иң актив хәбәрчебезне барлыйбыз һәм аңа Дмитрий Крещенов исемендәге премиябезне тапшырабыз. Быел бу исемгә Шәмәк авылы китапханәчесе Гөлия Мостафинаны лаек дип таптык. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез!
Ә хәзер сүзне аның үзенә бирик.
- Мин 1979нчы елның 13нче декабрендә Иске Чәбия авылында әтием Мөбарәкша һәм әнием Гөлфия гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Әти-әнием бик яхшы тәрбия бирделәр. Әбием Маһинур да үзенең киңәшләре белән үстерде безне. Сабыр булырга өйрәтте. Һөнәрләрем, дипломнарым күп: сатучы, педагог, психолог, китапханәче. Кечкенәдән үк китаплар укырга бик яраттым. Тәкәнешкә барган саен андагы китап кибетенә керми кайтмый идем. Өйдәге китапханәмә карап әтинең: ”Кешенең шкафында табак-савыт, безнекендә китап,”- дип әйткәнен хәтерлим. Китапханәче - үтә җаваплы, авыр, вак, күп хезмәт таләп итә торган, гаять киң кырлы һөнәр. Күпме байлыкка хуҗа бит без. Хәзерге замана баласын китап укуга тарту җиңел димәс идем. Бүгенге көндә тормышыбызга ныклап үтеп кергән телевизор, компьютер, интернет китап укуга булган ихтыяҗны нык киметте. Ләкин без бары тик китап укыганда гына андагы геройлар белән бергә көенәбез, шатланабыз. Мин үзем укып чыккан әсәрем турында аннары да кат - кат уйлап йөрим, алар урынында нәрсә әйтер, нишләр идем икән дим. Әле ошаган урыннары булса, блокнотыма язып куям. Китап уку тел байлыгын арттырырга ярдәм итә. Минем иң зур теләгем, шушыларны укучыга җиткерү. Моның өчен төрле ысулларны кулланып карыйм. Әдәби иртәләр, викториналар, китап күргәзмәләре, әңгәмәләр үткәрәм... Авыл җирлеге, мәктәп, балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Авылдашларыбызны бик хөрмәт итәм, уртак тел табып яшим, эшлим. Эшләү дәверендә авыл җирлеге, мәдәният бүлеге, район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләндем. Хезмәтемне бәяләгәннәре өчен рәхмәт.
“Нократ” газетасын үземне белә башлаганнан бирле яздырмыйча калган юк. Без кечкенә чакта өйгә бик күп газета - журналларга алдыралар иде. Район яңалыклары, якташларыбызның иҗатлары белән танышу өчен дә бер дигән чыганак бу. Анда үткәрелгән төрле викториналар, бәйгеләр дә катнашырга бик кызыклы. Үземнең дә авылыбызның сокланырлык кешеләре турындагы язмаларым дөнья күрә.
2001нче елда күрше Шәмәк авылына тормышка чыктым. Ирем Илнур бик акыллы, эчми, тартмый, горгазда шофер булып эшли. Аның белән бер-беребезгә терәк булып, балаларыбызга кирәк булып, 21 ел тормыш итәбез. 13 ел кайнана-кайната белән яшәп, 8 ел элек күршедә генә яңа йорт төзеп чыктык. Ике кызыбыз бар. Олысы Илүзә Яр Чаллы шәһәре медицина көллиятендә 3 нче курста белем ала, кечесе Илсинә авыл мәктәбендә 7 нче сыйныфта укый. Тормышымның иң авыр вакыты - 46 яшьлек әниемне ахирәт сәфәренә озату булды. Шул бер ел эчендә әбиебез дә аның артыннан китеп барды. Бүгенге көн дә:”Эх, әни булса, ничек булыр иде икән?!“- дигән вакытлар күп. Ярый әле төп йортыбызның утын сүндермичә, безгә әни дә әти дә булып, әтиебез яши. Сәламәт яшәү – төп девизым! Чөнки сау-сәламәт кеше генә дөньяның бөтен матурлыгын күреп яши. Мин усал түгел, оптимист. Әгәр шатлык юк икән, аны үзең булдыр! Бу синең үз кулыңда. Бүгенге көндә үземне бик бәхетле саныйм. Чөнки терәгем булган гаиләм, яраткан эшем, якты киләчәккә матур планнарым бар. Аллага шөкер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев