“Нократ“ бозавы хуҗасын тапты!
Район газетасы узып баручы Үгез елын уңышлы, күңелле тәмамлады! Ел символы булган Бозауны ышанычлы кулларга тапшырдык!
Интригалы акция
“2022нче елның беренче яртыеллыгына (алты айга) район газетасына язылучылар тере бүләк – бозауга ия булырга мөмкин! Мәҗбүри шарт: квитанциягез күчермәсен редакциягә алып килергә, яки почта аша җибәрергә кирәк!“ Әлеге акциябез район халкы күңеленә шушы кадәр хуш килер дип үзебез дә күзалламаганбыз. Бозау бу подписка кампаниясенең төп вакыйгасына әверелде, халык ду купты! Бозау кирәк кешеләр, газетадагы мәгълүмат белән дөрес эш итүчеләр бик күп икән!
Туры эфирда – мәртәбәле кунак!
Һәм менә, ниһаять, көтелгән көн килеп җитте: 24нче декабрь. Сәгать 11.00. Меңәрләгән квитанцияләр махсус барабанга салынган лотерея билетларына әверелде! Социаль челтәрләрдәге безнең “Есть контакт“ төркемебезменең турыдан-туры эфирында трансляция башланды. Студиядә – икәү, алып баручы Илнур Юнысов һәм бүләк – бозауның төп иганәчесе - “Гатин“ крестьян - фермер хуҗалыгы башлыгы Рәкыйф Гатин. Башына чигүле түбәтәй, парад костюм-чалбарын кигән, күкрәгенә медальләрен таккан Рәкыйф әфәнде бик шат. Аның фермасында да, басу-кырларында да, умарталыгында да эшләр гөрләп бара, елны уңышлы тәмамлаганнар, Аллага шөкер! Мал-мөлкәткә бәрәкәт теләгән журналистның сорауларына җавап бирә-бирә, ул барабанны әйләндерә һәм аңа борылып карамыйча гына, уң кулы белән бәхетле квитанцияне тартып чыгара да, аны экранга күрсәткәннән соң, кычкырып укый: “Мамадыш совхозының Садовая урамында яшәүче Татьяна Сибгатуллина!“
Рәкыйф әфәнде бүләк өсти
Алга таба студиядә көтелмәгән вакыйга булды.
- Мин бүген, уңышлы ел ахыры, җомга көн итеп, тагын ике кешене сөендерәм әле! – диде дә, Рәкыйф әфәнде өстәлгә кесәсеннән тагын 1 меңлек һәм 500 сумлык акчаларын чыгарып куйды. Бу бүләкләр турында хәтта без дә белми идек!
1 мең сумны Урта Кирмән урта мәктәбе директоры Гөлназ Искәндәрова отты. 500 сум шәһәребезнең Җиңү урамында яшәүче Фазылрахмановага эләкте.
“Газета гел шулай көтмәгәндә сөендерсен!“
27нче декабрьдә Арташтагы фермада барыбыз бергәләшеп бозауны отыш иясенә тантаналы тапшырдык. Әлбәттә төп приз иясе белән тиз генә әңгәмә дә корып алдык.
- Татьяна Степановна, отыш турында каян ишеттегез?
- Иң беренче “Транспорт“ ҖЧҖ бухгалтеры Тәнзилә шалтыратты. “Котлыйм!“ – ди. “Нәрсә белән?!“ – дим. “Син туры эфирны карамыйсың мени? Бүген бит бозау уйнаттылар, сиңа чыкты, редакциядән сине эзлиләр хәзер!“ – ди.
- Моңа кадәр отышлар булганы бар идеме?
- Берни дә эләккәне юк иде (Көлә). Беренче тапкыр бу. Монысын да Түбән Ушма почта бүлекчәсе начальнигы булып эшләүче кызым Резеда Гыйльфанова, мине бер кочак газета-журналлар яздырып, квитанцияләрен алып кайтып биргәч, көлә-көлә:“Бозау отабыз! Минекен дә тиешле җиргә җибәр, яме!“ – дигәч, редакциягә юллаган иде. Менә бит!
- Бозауны нишләтәсез?
- Тавыктан башка әйбер асраган юк иде.Үстерәсе буладыр инде! (Көлә).
- Район газетасын күптәннән укыйсызмы?
- Үземне белә - белгәннән бирле. Ярты ел саен язылып торам, бик игътибар белән укып чыгам. Миңа ошый. Газета алга таба да бөтен кешене шулай көтмәгәндә сөендереп торсын! Яңа ел ничек башланса, шулай дәвам итә, диләр. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Дөньялар, илләр, күңелләр тыныч , имин, шатлыклы мизгелләр күп булсын!
“Нократ“лы дөнья – канатлы!
Редакция тәкъдимен хуплап күтәреп алып, бозау кадәр бозауны бүләк итәргә алынган, газета укучыларыбызга чынлап торып бәйрәм ясаган фермер Рәкыйф Гатинга, Дүсмәт авыл җирлеге депутаты Владимир Усковка рәхмәт яусын! Кылган игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Җиңүчеләрне тәбриклибез! Ә калган газета укучыларыбыз нәүмизләнмәсеннәр: газетабыз атнага ике тапкыр сезнең йортыгызга килеп, районыбызның иң кайнар хәбәрләрен, соңгы яңалыкларын Сезгә җиткереп торачак ! Тиражыбыз дүрт меңнән артты.
Киләчәктә дә бергә булыйк! “Нократ“лы дөнья – канатлы, атлы һәм бозаулый да әле ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев