Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ничек үзеңне үтермәскә“

Ә сез шул исемдәге волонтерлык проектына тавыш бирдегезме әле? Аның максаты – яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклап калу. Алай гына да түгел…

Яшүсмер сүз ала

Шәһәребезнең академик К.Ә.Вәлиев исемендәге икенче санлы  лицееның 11 сыйныф укучысы Алинә Нурмыева яшүсмерләр өчен “Ничек үзеңне  үтермәскә“ дип исемләнгән кулланма проекты белән #МЫВМЕСТЕ Халыкара премия финалына үтте.

-  Аны ник  нәкъ шулай атадыммы? Чөнки бу исем проектның төп эчтәлеген ачып сала. Яшүсмерләрдә тормыш проблемалары бик күп, шуларның берсе - сәламәтлек. Аларның күбесе үз сәламәтлекләрен үзләре аңламастан бозалар. Берәүләр “идеаль фигура“ өчен диеталарда утыра, икенчеләре әти-әниләреннән аерым яши һәм ашарга әзерли белми, теләсә ничек туклана, өченчеләренең гаиләләре белән бергә майлы, баллы ризык ашый. Нәтиҗәдә, барысының да сәламәтлеге начарлана. Ягъни, алар чынлыкта үзләрен акрын гына үтерәләр. Минем кулланмамда яшүсмерләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар табачак: дөрес  туклану, калорияләрне санау, физик активлык, йокы... Алдагы планнарымда мин үз проектымны киң колачлап таратырга - Мамадыш районында барлык мәктәпләр активистлары белән мастер-класслар үткәрергә телим. Алар, үз чиратларында, үз мәктәпләрендә шундый ук мастер-класслар үткәрәчәкләр һәм кулланманы таратачаклар. Шулай итеп, безнең районның һәр яшүсмере минем пособиене кулына алачак һәм сәламәт яшәү рәвешенең, дөрес туклануның бик мөһим икәнен аңлаячак, - дип сөйли Алинә.

Аңа 17 яшь. 1 сыйныфтан бик яхшы билгеләренә генә укый. 1-7 сыйныфтан кадетлар классында укыган, яхшы спорт күрсәткечләренә ия. Спорт белән актив шөгыльләнә. ГТО ның алтын значогы бар. Музыка ярата . 2018нче елда фортепьяно классы буенча музыка мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлаган. Ул – “Большая перемена - 2020“ Бөтенроссия конкурсының ярымфиналисты. Мамадыш районында “Ел укучысы“ конкурсының иҗади шәхес номинациясе җиңүчесе, биология буенча республика этабы призеры. Моннан тыш, мәгарифнең төрле өлкәләрендә җиңүче һәм призер дипломнары бик күп. Җиңү һәм «Добро» волонтеры булып тора.

Хыял

Кызыклы әңгәмәдәш белән сөйләшүне дәвам итәбез.

- Һәр кешенең үз хыялы бар: кемдер танылган җырчы, биюче яки спортчы булырга тели. Миңа калса, кешеләргә үзләре барырга тиешле юлны табу җиңел түгел. Мин һәлакәтләрдән, бәхетсезлек очракларыннан соңгы, яки тумыштан булган дефектларны төзәтергә телим. Болар барысы да кешеләргә тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Пластик хирург булырга, үз клиникамны булдырырга җыенам. Бу юнәлештә инде адымнар ясыйм. Медицина институтына керергә  актив әзерләнәм. 8нче сыйныфта лицейга күчтем, чөнки биредә биология һәм химия фәннәренә өстенлек бирелә. Икенчедән, мин ашарга пешерергә, дөрес тукланырга яратам. Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән шөгыльләнәм. Яшүсмерләр өчен махсус кулланмамны булдырдым һәм тараттым. Аннары сәламәт яшәү рәвеше буенча Инстаграмда блог алып бара башладым. Ә бу “Сәламәт туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше кабинеты“  бизнес-проектын уйлап табуга китерде. Әлеге проект республика дәрәҗәсендә һәм төрле конференцияләрдә бәяләнде: 2020нче елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Мамадыш районындагы “Яшьләр вакыты“ проекты җиңүчесе; “Безнең Мамадыш – мөмкинлекләр территориясе“ 1 район яшьләр форумында иң яхшы проект өчен җиңүче дипломы; “Татарстан Республикасының 50 иң яхшы инновацион идеясе“ бәйгесенең “Перспектива“ номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат; академик К.А. Вәлиев исемендәге бөтенроссия фәнни-гамәли һәм Бутлеров исемендәге фәнни конференциянең 3 дәрәҗә дипломнары; “Минем инициатива“ зона этабы җиңүчесе. Тик әлеге бизнес-проектны тормышка ашыру өчен әлегә финанслар юк.

Укытучыларыма, әти-әниемә рәхмәт әйтәсем килә. Алар һәрчак ярдәм итеп торалар, булышалар. Нәрсә генә килеп чыкса да, алар янәшәмдә. Мин алардан шәхси үрнәк алам. Әти-әнием бик тырыш, ихлас, ярдәмчел, даими рәвештә үз-үзләрен үстерәләр, укыйлар, камилләшәләр.

Төп байлык – белем!

Алинә белән әңгәмәбез мине аның әти-әнисен эзләп табуга этәрде. Нурмыевларның гаиләсендә бала тәрбияләү мәсьәләләре белән кызыксындым. Әтисе Дамир Казбек улы “РМ Строй“ ҖЧҖендә директор һәм “Родные места“ компанияләр төркемендә техник директор булып эшли. Ике - техник һәм икътисади югары белемгә ия.

-  Мин даими эштә. Тәрбия мәсьәләләрендә төп рольне тормыш иптәшем башкара. Хатыным бик акыллы. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган. Өч югары – икътисади, техник һәм педагогик белемнәргә, кызыл дипломнарга ия. Математика укытучысы. Шәхси эшмәкәр.  “КлеверЪ үстерү мәктәбе“ндә балалар укыта. Кызларның башка юл сайлау мөмкинлеге юк. (Көлә). Монысы шаярту, әлбәттә, алар бик сәләтле һәм үзләре дә моны телиләр. Ә без укырга мөмкинлек бирәбез . Алар икесе дә инглиз телен бик яхшы беләләр. Алинә параллель рәвештә немец телен дә өйрәнә, уку елы ахырына бик яхшы билгеләренә тәмамларга тели. Кече кызыбыз Резедә дә мөмкин булган барлык конкурсларда һәм олимпиадаларда катнаша, - диде ул.

- Мин һәркемгә һәрчак: “Тормышта иң зур байлык – белем!“ - дим. Без ирем -  ( ә ул - искиткеч әти һәм ир!) белән кызларыбызның сәләтләрен үстерүгә, өстәмә белем бирүгә басым ясыйбыз. Ә Алинә, беренчедән, үҗәт һәм сабыр, һәрвакыт билгеләнгәнне ахырына җиткерә һәм гел укырга әзер. Икенчедән, үзе актив сәламәт яшәү рәвеше алып бара.  Өченчедән, ашарга пешерергә ярата. Минемчә, балалар хезмәттә үсәргә тиеш. Без үз йортыбыз белән яшибез, өйдә дә, бакчада да эш җитәрлек. Шунысы сөендерә: Алинәбез нәкъ менә үзенең күңеленә хуш килә торган шөгыль тапты, -  ди Гөлфия Наил кызы.

Икенче  санлы лицей директоры Салават Гыймранов та Алинә Нурмыева турында мактау сүзләрен күп яудырды. “Булдырыклы, әйбәт укый, барысына да өлгерә, алдына зур максатлар куя һәм аларга ирешә белә. Гаиләләрендә дә балалар белән максатчан эшләү сизелә. Шундыйлар күбрәк булсын иде,“ – диде ул.

Әйдәгез, тавыш бирәбез!

Конкурс 2021 елның 18 маеннан 5 декабренә кадәр үткәрелә. Хәзерге вакытта Алинә дүрт этапны да узды һәм Мәскәү шәһәрендә финал калды.

Добро.ру сайтында 15нче октябрьдән 1нче  ноябрьгә кадәр иң яхшы проект өчен халык тавыш бирүе бара.

Алинәнең менә бу битендә барысы да тәфсилләп аңлатыла:

https://vk.com/id650373779

Һәр тавыш мөһим. Әйдәгез, булышыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев