Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта халыктан үзара салым акчаларын җыю быел да башланды.

Мамадыш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов белән быелга планнар турында әңгәмә корып алдык.

  • Рәшит Мөхәммәтдинович, дәүләтнең халыкка ярдәме буларак 2013 елда кертелгән үзара салым проектының күркәм нәтиҗәләрен без газетабызда еш яктыртып торабыз. Районыбызда һәм шәһәребездә зур эшләр башкаруда никадәр файдалы икәнен елдан-ел ныграк аңлый барабыз. Бу юнәлештә быел планнар нинди?
  • Чарада быел да һәркемнең актив катнашуын сорыйбыз, чөнки, белгәнебезчә, халыктан җыелган акчаның һәр сумына дәүләт дүрт сум өстәп җирлек бюджетына кайтара. Бу суммаларга күп нәрсәләр эшләргә була. Әйтик, узган елларда нәкъ шушы җыемнар ярдәмендә православие зиратын төзекләндереп, яңа мөселман зираты төзедек. 8 тукталыш павильонына, юл билгеләренә һәм барлык мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләре янындагы ясалма тигезсезлекләргә, шәһәр урамнарындагы 2000 энергияне саклый торган яктырткычка, заманча шәһәр пляжын төзүгә һәм башка объектларга бергәләп зур өлеш керттек…

- Ә  быел җыелачак акчалар нинди максатка юнәлдереләчәк?

  • Ушма елгасы аша “Яшьлек“ скверы янында һәм Киров һәм Вера Фигнер урамнары янында ике җәяүлеләр күпере төзүгә, шәһәребездә тротуарлар җәюгә һәм тукталыш павильоннарын яңартуга тотылачак. Әлбәттә, җыю әйбәт булса.
  • Аны җыю тәртибен тагын бер кат искә төшереп үтик.
  • Үзара салым суммасын инде берничә ел күтәргәнебез юк. Яшәү урынында Мамадыш шәһәре торак пункты территориясендә теркәлгәннәр өчен аның күләме 300 сум тәшкил итә. Беренче төркем  инвалидлардан, Бөек Ватан сугышында катнашучылардан һәм аларның тол хатыннарыннан, сугышчан хәрәкәт ветераннарыннан, концлагерьлар әсирләреннән, репрессияләнгәннәрдән, күп балалы гаиләләрдән (5 һәм аннан артык баласы булса) һәм балигъ булмаганнардан алынмый.
  • Акчаларны җыю белән кем шөгыльләнә? Аны кая тапшырырга мөмкин?
  • Бу эш әле бер атна элек кенә башланды. Әлегә оешма-учреждениеләр буенча квитанцияләр таратабыз. Акчаларны муниципалитет бинасының 101нче кабинетына (шәһәр Башкарма комитеты) тапшырырга мөмкин. ТОС җитәкчеләре дә актив җыя. Алдагы елларда оешма-предприятеләр һәм учреждениеләр бухгалтерияләре дә ярдәм кулы сузганнар иде. Быелгы акчалар агымдагы елның 25нче мартына кадәр җыела. Шуннан соңга калып тапшырганнарына өстәмәләр килмәячәк. Бу гаять мөһим чараны быел да шулай актив һәм бердәм булып, оешкан төстә башкарып чыгарга язсын! Программа гамәлдә булганда, күбрәк акча җыеп, күбрәк проблемаларны хәл итеп каласы иде. Шәһәр – уртак йортыбыз!

Әңгәмәдәш – Алсу Спиридонова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев