Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышлыларның сабыйчагы мәңге истә калачак

Хәзерге вакытта ата-аналар үз тормышларын балалар бакчасыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар. Балаңны бакчага илтеп куй да, тыныч күңел белән көне буе эшлә!

Красная Горка “Радуга“ балалар бакчасы үзенең ишекләрен тәүге мәртәбә ачканнан бирле 6 ел вакыт узып та киткән. Районыбыздагы иң матур һәм заманча мәктәпкәчә учреждениеләрнең берсе нинди тормыш белән яши, балалар һәм коллектив тормышында үзгәрешләр бармы? Мөдир Наталья Мартынова белән шул хакта әңгәмә кордык.
- Наталья Геннадьевна, үзегезнең беренчел бурычларыгыз турында сөйләгез әле.
- Мәктәпкәчә белем бирү безнең көннәрдә мәгариф эшчәнлегенең беренче баскычы булып тора, шуңа күрә педагоглар һәм “Радуга“ның барлык персоналы өчен мөһим бурычларның берсе - үз тәрбияләнүчеләренең белем дәрәҗәсен үстерү. Әгәр элек ата-аналарны баланың тук һәм сәламәт булуы гына канәгатьләндерсә, хәзер, заманча технологияләр һәм инновацияләр заманында, һәркем үзенең сабыен, үсеш алган, тәрбияле, белемле һәм сәләтле итеп күрергә тели. Ел саен бездән 50гә якын чыгарылыш баласы китсә дә, сафларны да шулкадәр ук тулыландыра. Бакчабызда тормыш кайный, алар уку программасы белән 100 процент тәэмин ителгән, ә педагоглар заман белән бергә атлый.
- Төп максатларыгыз нинди?
- Сабыйлар тук, сәламәт, якты һәм тулы канлы тормыш белән яшәсен өчен барлык шартлар да тудырылган, дидем. Ә йөрәк кушуы буенча мәктәпкәчә учреждение хезмәткәре һөнәрен сайлаучы бездә үзен бәхетле һәм шатлыклы мизгелләргә тарата. Аларның сабыйлар белән бергә кояшлы көнгә сөенергә, якыннарына карата мәрхәмәт күрсәтергә, дуслашырга, хыялланырга, үз илләренең геройларына әйләнергә, ягъни балага кешелек сыйфатларына ия булырга өйрәтергә бөтен мөмкинлекләре бар. Тулы канлы тормыш белән яшәргә, иҗат итәргә, үсәргә, бер урында тормаска, замана белән бер аяктан атларга, якты һәм уңай эмоцияләр генә тудырырга– болар безнең олылар командасының максаты.
- 2020нче елның сентябреннән 1 яшьлек балаларны да кабул итә башлагансыз икән.
- Әйе, 2020нче елда беренче тапкыр 18 бер яшьлек сабыйны тәрбиягә алсак, быел алар утыздан артык. Балалар бакчасына иртә яшьтә җайлашу җиңелрәк бара. Бала беренче көннәрдә генә әнисен сагына ул. Аннан яңа дусларга, уенчыкларга, көн режимына шулкадәр тиз күнегә ки, тәрбиячене икенче әнисе итеп кабул итә. Чит телләргә өйрәтүнең дә иртә яшьтә җиңелрәк бирелүен беләбез, Бала социаль, күмәк мохиткә никадәр иртә эләксә, үз сәләтләрен тизрәк ача башлаячак һәм үзүсешендә лаеклы нәтиҗәләргә ирешәчәк.
- Быелдан сездә катнаш төркем эшли, анда сәламәт һәм үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар бергә йөри дип беләбез.
- 2020нче елда безнең бакча “Уңайлы мохит“ республика программасына керде, шуңа күрә бездә үзенчәлекләре булган балаларны кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Аларга бездә яхшы. Гадәти сәламәт балалар белән бергә тәрбияләнәләр, шулай ук мәктәпкәчә белем алалар һәм үзләрен башка итеп хис итмиләр. Төркемдә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, педагоглары һәм сабыйларның үзләренең дә өлеше зур әлбәттә. Мондый балалар килгәннән бирле, тирә-юнебездә мәхәббәт артты, өлкәннәр һәм балалар өчен дә бер-береңә ихтирам һәм кайгыртучанлык арта бара.
- Быел сез РФ Дәүләт программасында җиңүче булдыгыз һәм 500 мең сум күләмендә Грант алдыгыз. Бу хакта да сөйләгез әле.
- 2021нче елдан бирле балалар бакчасында “Компас“ консультация үзәге гамәлдә, ул үзенчәлекле балалар тәрбияләүче ата-аналар белән эшләүгә юнәлдерелгән. Безнең үзәккә методик, психологик-педагогик, консультатив һәм диагностик ярдәм алу өчен, җиде яшькә кадәрге, мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләре алмый торган, шулай ук безнең һәм якын-тирә районнардагы ата-аналар мөрәҗәгать итә ала. Үзәктә аларга баланың һәрьяклап шәхси үсеше буенча компетентлы белгечләр ярдәмгә киләчәк. Мохтаҗларга булышырга без һәрвакыт әзер.
- Киләчәккә планнарыгыз нинди?
- Алда бик күп планнар һәм идеяләр бар. Мин, җитәкче буларак, барлык тырышлыгымның сабыйларның балачагын якты буяулар белән бизәүгә юнәлтелергә тиешлеген аңлыйм. Алар безне үскәч тә онытмасыннар, бергәләп үткәргән чараларыбызны еш искә төшерсеннәр, алга таба да тулы канлы тормыш белән яшәсеннәр, актив һәм хезмәт сөючән кешеләр булсыннар иде. Бурычыбыз - һәр бала әти-әнисен кочаклап аерылышып, эшкә җибәреп, ә кичен бакчадан китәргә теләмәслек коллектив тәрбияләү. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга дәүләт тарафыннан түрәләр һәм ата-аналар тарафыннан булган уңай караш һәм үзгәрешләр күңелемә хуш килә. Төрле республика һәм федераль программалар һәм грантлар булдыру, алар ярдәмендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен үстерү интенсив һәм дөрес эшчәнлек алып барырга мөмкинлек бирә. Ә безнең һөнәр, ул эш түгел, бу - яшәү рәвеше. Балалар, ата-аналар, коллегалар – безнең ныклы гаилә. Икенче төрле, әмма гаилә.
- Сезне һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге барлык хезмәткәрләр көне белән котлыйм. Барыгызга да иҗади уңышлар телим.

Саннар һәм фактлар
Бүген “Радуга“ балалар бакчасына 220 бала йөри, анда 11 төркем эшли, ә балалар көн дәвамында 59 хезмәткәрнең игътибар үзәгендә тора. Мәктәпкәчә үсешнең лаеклы территориясендә спорт, хореография, шахмат, инглиз теле (5 яшьтән), ике дәүләт теленә өйрәтү, туган телне, мәдәниятне һәм халыкларның гореф-гадәтләрен саклау кебек дисциплиналар актив үсеш ала. Физик культура буенча инструктор, логопед һәм компетентлы психолог эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев