Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышлыларның осталыкларына чик юк!

Анастасия Костина һәм аның педагогы Елена Чернышованы зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Агымдагы елның 25-29нчы августында Уфада “Яшь профессионаллар“ WorldSkills Russia IX Милли чемпионатының 107 компетенция буенча финалы узды. Анда шәһәребезнең өченче санлы урта мәктәбенең 9 б сыйныф укучысы Анастасия Костина Мода технологиясе. Яшүсмерләр 12+“ номинациясендә икенче урын яулады! Әлбәттә без алар белән тиз генә элемтәгә кердек һәм әңгәмә корып алдык.

 

  • Елена Александровна, без сезнең осталыкка, уңышка чын күңелдән сөенәбез, горурланабыз! Зур җиңүнең сере нәрсәдә?
  •  Җиңүгә юл озын булды – ел дәвамында тегү осталыгы, эскизлау, декорлау күнекмәләрен тирәнәйтү буенча зур эш алып барылды. Көн саен, ял көннәреннән тыш, график буенча 5 - 6 сәгать эшләдек. Бирем өч этаптан торды: беренчесе – конструкцияләү, исәпләргә һәм кесә салырга, лекала әзерләргә (1 сәгать бирелә); икенчесе – эскизлау, А4 битендә җирәбәгә бәйле рәвештә техник рәсем ясарга – безгә яз-җәй эләкте (1 сәгать бирелә); өченчесе – “Худи“ хатын-кызлар блузоны ясау, аны манекенда демонстрацияләү (8 сәгать бирелә). Биремнәрне үтәү 4 конкурс көненә бүленгән иде. Ярышлар “Яшь профессионаллар паркы“ мәйданчыгында узды. Иң авыры - билгеләнгән вакыт эчендә эшне сыйфатлы итеп башкару булды. Янга килеп басып сине күзәткән, сөйләштергән, фотоларга, видеога төшергән тамашачылар һәм экспертларга игътибар итеп, эшне бозмаска да кирәк иде бит. Милли финалда беренче тапкыр катнаштык, гадәттә юниорлар өчен ярышлар Иваново шәһәрендә узган сайлап алу ярышларында тәмамлана иде. Быел, ачылыш һәм ябылу тантаналарын карасыннар өчен, яшүсмерләрне дә финалга чакырдылар. Аларны шул рәвешле WorldSkills хәрәкәтенә җәлеп итәләр.
  • Уфадан ниндирәк тәэсирләр белән кайттыгыз?

- Барысы да бик ошады. Безне яхшы каршы алдылар, шифаханәләргә урнаштырдылар, өч тапкыр ашату оештырылган иде. Ачылу һәм ябылу тантаналары искиткеч булды. Үзем мәйданчыкта уздырылган вакыт эчендә бәяләү критерийлары белән эшләү буенча күбрәк белемнәр алдым, экспертлар чемпионатында катнаштым, аның нәтиҗәсендә эксперт бәяләвенә кертелдем.

- Ә Настя турында ниләр әйтә аласыз?

- Ул миңа 4нче сыйныфтан түгәрәккә йөри башлады, тегәргә, конструкцияләргә ярата. Бик тырыш, максатчан, үҗәт, көчле кыз. Әгәр нәрсә дә булса килеп чыкмый икән, һичшиксез, үз дигәненә ирешәчәк. Мондый дәрәҗәләргә бик лаек бала. Абсолют җиңүгә бераз гына баллар җитмәде. Әмма хәзер безгә алга таба омтылыр нәрсә бар.

- Фамилиягез бик таныш, сезнең башка укучыларыгыз да фән буенча олимпиадаларда  җиңүне еш  яулый бит, име?

- Әйе, 2020-2021 нче уку елында гына да технология буенча Анастасия Костина - “Яшь профессионаллар“ төбәк чемпионаты җиңүчесе, Надежда Пантина - Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы призеры, Дарья Новикова һәм Әмирә Дәминова  республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары булдылар.

- Алга таба планнарыгыз нинди?

- Яңа уку елында да укучыларыбыз белән фән олимпиадаларына һәм WorldSkillsка тагын да тырышып әзерләнүне дәвам итәчәкбез. Безгә әзерлек һәм катнашу дәверендә ярдәм иткән ата-аналарга, администрациягә һәм мәктәп коллективына, мәгариф бүлегенә рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Анастасия Костина:

  • Мин WorldSkills хәрәкәтендә беренче тапкыр катнаштым. Мода технологиясе компетенциясе – юниорлар  белән шөгыльләнү ошый. Бик күп яңа тәэсирләр һәм белемнәр алдым, Россиянең төрле шәһәрләрендә булып кайттым. Остазым Елена Александровнага зур рәхмәт, аннан башка мин канатсыз кош сыман. Алга таба төрле конкурсларда, әлбәттә, WorldSkills хәрәкәтендә бергә катнашырга планлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев