Мамадышлылар, төчкерүне сәламәтлеккә юрыйк!
“Омикрон“ штаммы, ОРВИ авырулары көндәлек тормышыбызда тагын шактый үзгәрешләр китереп чыгарды.
Көн туса, дәвалауда яңалык
Шуларның берсе – больничный кәгазен клиникага бармыйча гына дистанцион ачу һәм ябу. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан агымдагы елның 4 нче февралендә кабул ителгән боерык нигезендә авырулар өчен шундый гадиләштерелгән процедура каралган. Мамадыш район үзәк хастаханәсенең поликлинка мөдире вазыйфасын башкаручы Ильмира Ибраһимова сөйләвенчә, моның өчен 3-16-65 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сүз хәлләре өйдә дәваланырга мөмкинлек биргән пациентлар турында сүз бара. Шалтыратуны кабул иткән табиб яки фельдшер, пациент әйткән симптомнарга нигезләнеп, диагноз куячак, дәвалау билгелиячәк. Ягъни, он-лайн рәвештә медицина консультациясе уздырачак. Дистанцион больничный стандарт 7 көнгә рәсмиләштерелә. Коронавирус инфекциясенә тест тапшыру таләп ителми. Әгәр бер атнадан соң сәламәтлек торышы гадәти хәлгә кайтса, һәм сулыш юлында авыру билгеләре булмаса, больничныйны клиникага барып тормыйча ябарга да мөмкин.
Плюслар һәм минуслар
“Телефон аша“ дәвалау сыйфатын медицина стандартларына туры килә дип атап булмый әлбәттә. Монда ялгыш диагноз кую, дәвалау билгеләү куркынычы бар. Кайберәүләр бу мөмкинлектән явызларча файдаланырга да мөмкин. Чөнки әлеге авыруларның симптомнары барыбызга да мәгълүм, эштән качып бераз ял итеп алырга теләүчеләргә җиңел юл ачыла кебек.
Больничныйларны дистанцион ачу һәм ябу – бүгенге көндә мәҗбүри килеп туган, вакытлыча, кирәкле чара. Ул авыруны җиңел кичерүче пациентларны клиникага кирәксез сәяхәтләрдән коткарачак. Шул ук вакытта табиблар тиз арада аларның ярдәменә чынлап та мохтаҗ булган пациентларның өйләренә килә алачаклар. Боерык агымдагы елның 15нче мартына кадәр гамәлдә булачак.
Профилактик чаралар планлы бара
Соңгы атнада эпидемиологик хәл яхшыруга таба бара. 24нче февральдән Татарстанның медицина оешмаларында халыкны диспансерлаштыру, шул исәптән, коронавирус кичергән затлар өчен тирәнтен диспансерлаштыру, планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәме яңартылды, һөнәри тикшерүләр үткәрелә башлады.
28 февральдән “Мoбильная поликлиника“ - күчмә сырхауханә комплексларының эше дә яңартылды.
Сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев