Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мамадышлы Айсылу - татар, чөнки…“

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы “Мин-татар, чөнки…” дип аталган конкурс уздырды.

Анда катнашучылар әлеге җөмләне дәвам итеп инстаграмга видеоязма куярга тиеш иде. Бәйгегә дөньяның барлык төбәкләреннән 150 дән артык эш килгән, 6 яшьтән алып 84 яшькәчә булган милләттәшләребез катнашкан. Татарстан, Башкортстан Мари Эл, Чувашия Республикалары, ХМАО Югра, Пенза, Түбән Новгород, Самара, Оренбург өлкәләре, Сахалин, Мәскәү, Казахстан, Бельгия, Чикагодан  видеоязмалар кабул ителгән.

 Шулар арасыннан Мамадыш шәһәренең 2 нче санлы лицей укучысы Айсылу Вәлиева җиңүче итеп танылды.

Бүләкләү тантанасына килгән кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев сәламләде.

Тантаналы чарада, кунаклар белән берлектә, иң яхшы видеоязмалар күрсәтелде, җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды

 

https://www.instagram.com/tv/CW-YtrrAbpL/?utm_medium=share_sheet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев