Мамадыш укучылары дөрес тукланамы
Бер акыл иясе: “Кеше ул - ашаган ризыгыннан гыйбарәт!“ - дигән.
Баланың сәламәтлегендә дөрес туклануның нинди мөһим роль уйнавы һәммәбезгә яхшы мәгълүм.
“Мамадыш муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә 2021нче елда укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында“ карары, 2нче сентябрьдән башлап, барлык мәктәпләрдә дә гамәлгә керде. Элекке еллардагы кебек үк, һәр баланы бушлай ашатуга дәүләт субсидия бирә. Бүгенге көндә ул - 8 сум. Әлеге акчага чәй, ипи һәм ботка ашарга мөмкин. Тик моның калорияле ризык түгеллеген һәркем аңлыйдыр. Шуңа күрә хәзерге вакытта мәктәпләрдә укучылар туклануына кагылышлы җыелышлар уза. Аларда әти-әниләр ашау өчен күпме түләргә туры киләчәген үзләре билгелиләр. Төрле мәктәптә фикерләр төрлечә. Шәһәребездәге беренче санлы мәктәптә ирекле взносны көненә 20 сум итеп җыярга карар кылганнар. Күп балалы гаиләләр өчен бәяләр ташламалы. Ә башлангычлар һәм озайтылган көн төркеменә йөрүчеләр бушлай туклана. Әлеге мәктәп ашханәсендә инде 18нче елын эшләүче мөдир Федосья Закирова:
- Безнең кулда 521 баланың язмышы. Хезмәттәшләрем Альбина Бикбаева, Клара Спиридонова белән чын күңелдән, җан-фәрманга тырышабыз. Иртәнге сәгать 5тә эшли башлыйбыз, төштән соң, икенче сменаны ашаткач, 4тә генә кайтып китәбез. Эш җиңел түгел, тагын 1,5 штатны тутырырга кирәк. Ризыкка бик сак карыйбыз, куркынычсызлыгын тәэмин итәбез, һәркемгә ошасын, тәмле, шифалы булсын, дибез. Без пешергән әйберләрне, балаларның яратып ашап бетереп, рәхмәт сүзләрен ишетү, күңелгә рәхәтлек бирә. Әти-әниләрдән бервакытта да зарлану, шикаять сүзләре ишеткәнебез юк, - ди.
Менюга күз салам. Бүген 1-4нче сыйныфларга тавык котлеты белән бүрттерелгән дөге, чәй, ипи, 5-11нче сыйныфларга пешкән тавык, бүрттерелгән дөге, чәй, ипи ашатканнар. Кичә карабодай боткасы булган. Бөтен Татарстандагы бердәй меню белән эш итәләр икән. Тик мәктәп бакчасында үзләре үстергән виктория, карлыганны суыткычка күпләп катырып куйганнар. Бәрәңгене дә мәктәп үзе үстерә. Салатлар төрләндерү мөмкинлеге дә бар...
Ашханәгә дәррәү кергән 9нчы сыйныф укучыларыннан: “Сезне тәмле ашаталармы?“ - дип сорагач, бертавыштан: “Бик тәмле“, - дип җавап бирделәр. Укучыларның тәлинкә төпләрендә бер валчык та калмаганын үз күзләрем белән күрдем.
- Фая апа ашларны бик тәмле әзерли. Боткалары өйдәгедән дә тәмле. Төрле-төрле салатлар, җиләк-җимешләр дә ашыйбыз. Тамак тиз ача монда, - диделәр миңа, коридорда сер итеп кенә, өченче б сыйныф укучылары Динә Әхмәтшина белән Алияр Зәйдуллин.
Гомумән, ата-аналарның балаларының тамагы туклыгы өчен күңелләре тыныч булсын. Чипсы ашап, лимонад эчеп ашказаннарын бозып йөрмиләр. Алар мәктәптә дөрес тукланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев